Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Моңсу хикәя.

Әминә көннең шулай тәмамлануы белән бер дә килешергә теләмәде.Әле кичә генә шатлыгыннан кая сикерергә белмичә,канатланып йөрде. Бүген аның өчен иң авыры саналган –математикадан алынган “5” ле билгесе дә аны куандырмады. Әнисе алып кайткан , аллы-гөлле чәчәкләр төшкән ефәк күлмәк тә шкафтан чыгып,Әминәнең нәфис гәүдәсен бизәмәде.Елтыр күзле шаян песи баласы да дустын ничек кенә уйнарга чакырса да,дустының җылы карашын сизмәде,тоймады.
Нидән шулай булды соң әле?! Әминә шул сорауга җавап эзләп,бүгенге көннең шулай күңелсез булуының сәбәпләрен эзләде.Әйе, белә ул аның сәбәпләрен.Ләкин аның белән бер дә килешәсе килми.Барысы да аның иң кадерле кешесе –әнисе хастәханәгә эләккәч башланды.Бер дә авырмаган,кояш кебек балкып торган ,елмаючан әнисе авырып китте.Ничек шулай булды соң әле ул? Ник аның иң якын кешесе өйдә юк? Өйдә ул булмагач,бөтен нәрсә яшәештән туктагандай булды.Аш бүлмэсеннән гел борынны кытыклый торган, тәмле исләр дә килми. Тәрәз төбен бизәп торучы , иркә яран гөлләр дә , аны юксынып елый кебек тоелды Әминәгә. Өй эче шыксыз, салкын, нурсыз булып калган.Бүтән көнне тавышы да ишетелми торган стена сәгатенең йөреше дә бүген йөрәккә шом сала. Әйе , өйләре, өй эчендәге барлык әйберләр әнисеннән башка ятим калганнар.
Әминә бу салкынлыктан куркып, аннан качарга теләп тизрәк урамга чыкты. Ул монда да күңел юатырлык бернәрсә дә күрмәде. Җәйнең иң җылы вакыты- июль булуына карамастан , Әминәгә салкын иде. Кояш та ,Әминәнең әнисен ишек алдында эзләп тапмагач,болытлар астына кереп качкан ,ахыры.Әкрен генә искән җилдә тирбәнеп, ишек төбендәге каен яфраклары сагыну җырын җырлыйлар. Ул җыр Әминәнең колагын ертып кереп, йөрәгенә караңгы шом салалар. Әминәнең кечкенә генә йөрәге сагыну-юксынудан шартлардай булып ,еш-еш тибә. Ул күзләрен югары очтан ала алмый. Аннан аның әтисе кайтырга тиеш. Әнисеннән яхшы хәбәр генә алып кайтса иде.

хамадиева лейсан ринатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны