Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мировой әби

— Әмир, ташла әле  шул компьютерыңны!

Йоклап яткан песи  әни тавышыннан сискәнеп китте. Инде аз гына утырсам,  башлаган уенны уйнап бетерә дә идем. Каян кайтып керде соң әле бу? Кыяфәтемә төне буе йокламаганымны  чыгармаска тырышып,  аш бүлмәсенә чыктым. Юылмаган чынаякларны күреп,  әниемнең кәефе  кырылды. Шомырт кара күзләрен күтәреп йөземә карады. Карашы  сискәндереп җибәрде.

— Бераз әниең турында уйлап карасаң да була?

 — Ярар, әни! Хәзер барысын да эшлим яме.

Әнием яхшы минем, беркайчан тавыш күтәрмәс, ипләп кенә аңлатыр. Хәер, нәрсә дип юктан тавыш чыгарырга инде. Ул бит белеп тора: мин барыбер уенымны уйнап бетермичә, эшкә тотынмаячакмын. Тотынсам да, юньләп эшләмәячәкмен. Ә уеннан соң теләсә нинди эшкә дә риза мин.

— Әни, даже не поверишь…

— Нәрсә булды тагын? 

— Мин теге айны алган уенны, наконец-то, уйнап бетердем!

— Әй, Аллам! Шул да булдымы яхшы хәбәр? Бар, кибеткә барып кайт. Әнә, Камил дустың биш әйләнде инде безнең тирәдән.

— Очтым, әни, пока!

Өйдән чыгуга, кояшның якты  нурларыннан күзләр чагылды. Шундый матур көнне өйдә ятуымнан оят булып китте. Капканың эчке ягына сөяп куйган  “тимер ат”ым да кояшта торып арып беткән.  Тиз генә атланып киттем  китүен дә, әнинең әйткән сүзләрен колагыма да элмәгәнмен бит. Нәрсә алырга соң әле? Әй, һаман шул ипи, сөт, күмәчтер инде. Шулай булып чыкты да. Бер минут та үтмәде, кесә телефоны чылтырады:

— Сөт белән ипи сатып ал, дөньяңны онытма!

— Ярар, әни онытмам.

…Безнең өй тәбәнәк кенә тау башына урнашкан. Бик матур җир булса да, берәр кая бара башласаң, бик  ансат түгел. Якында гына бер кибет тә юк. Кирәк — яракка барып җитәр өчен, ике-өч чакрым юл үтәргә кирәк. Юлыңда кеше дә очрап куйса, тиз генә кайту юк. Ярый әле сәпид кибеткә юлны бик яхшы белә, тизлеге шәп.

  Каршыма  Мәйсәрә әби килеп чыкты. Соңгы арада бик биреште, картаеп китте күрше әби. Битендәге җыерчыклары да  тирәнәйгән, ди әни. Ишетүе дә начарая бугай, син бер нәрсә сөйлисең, ә ул һаман  үзенекен тукый.  Сүз арасында шаяртып ала торган гадәте булгангамы,   күңеле гел  күтәренке күренә. Кәкре каенга терәтеп куймагае дип, тизрәк сүз башладым.

— Исәнме, әби?! 

— Әйбәт, улым, рәхмәт. Кая барасың болай?

— Әни сөт белән ипи алып кайтырга кушты, сиңа да берәр нәрсә кирәк түгелме?

— Рәхмәт, балакаем? Тик син барасы кибетне япканнар бит, хәзер анда кампитырлар саталар икән.

— Шулаймы ни? Белмәгән идем. Әйдә, “тимер ат”ым, киттек.

 Өч минутта әби әйткән кибеткә барып та җиттем. Карасам,   ашамлыклар кибете үз урынында. Аптырап кына кибет эченә кердем. Анда да бернинди үзгәреш сизелмәде. Бар да элеккечә, ашамлыклар саталар. Тагын шаярткан булып чыкты Мәйсәрә әби. Мин ипи белән сөтне алып кибеттән чыкканда  үзенә чак бәрелмәдем. 

— Я, тагын ышандыңмы, күршекәем?!

— Мәйсәрә әби, ничек гел шулай ышандырырлык итеп алдыйсың син?

— Мине көтеп торсаң, ничек икәнен әйтәм.

— Ярар, көтәрмен.

  Сәпидне сөяп куйдым да, якындагы эскәмиягә утырып көтә башладым. Мәйсәрә әбинең беркөнне сөйләгән сүзләре хәтергә  төште. Яшь вакытында  авылда яшәгән ул. Шул авылның Харис абыйга кияүгә чыккан. Безгә кергән саен, бергә балалар үстергәнне сөйли. Өч баласы да, үскәч, кайсы кая таралышкан. Әтиләре үлеп киткәч, Уфада яшәүче кызы әнисен үзе  янына яшәргә  алып киткән. Авылда гомер иткән әбигә читтә яшәве бик авыр булган.   Чыгыйм дисәң, авылдагы кебек капка төбе, ишегалды юк. Тора-бара  әби чирли башлаган. Көн артыннан көн үткән, ә Мәйсәрә әбинең авыруы көчәйгәннән көчәя икән. Көннәрдән беркөнне аның төшенә, багучы кыяфәтендә, ниндидер бабай кергән. “Шәһәрдән кит! Тизрәк туган илеңә кайт! Шунда гына дәва табарсың. Андагы  һәр почмак синең авыруыңа шифа,” —  дигән.

Әлеге төш турында кызына сөйләмәгән, үзе генә белгән. Иленә кайту теләге һаман көчәйгән. Көннәрдән беркөнне ул поездга утырып  кайтып  та киткән. Туган җиренә аяк басуга аның хәле яхшыргандай булган. Нишләптер, ул  авылына түгел, поезд юлындагы бер станциядә төшеп калган һәм үзе сыярдай куыш ясап, күпер астында яши башлаган. Чыннан да, авыруы кими төшкән. 

Кечкенә  вакытта, әни мине балалар бакчасына нәкъ шушы күпердән йөртте. Күргән саен,  мин Мәйсәрә әбине  жәлли идем. “Ник бу әби башкалар кебек өйдә яшәми?” — дип әнине дә аптыратканым хәтердә.  Моннан үтеп-китеп йөрүчеләрдән берәү аны картлар йортына да урнаштырып карамакчы була. Ләкин әбинең үзе белән бер документы да, анда барырга теләге дә булмый.

 Бервакыт бу хәлне танышлары белеп, кызларына хәбәр иткән. Ишетү белән кайтып җитә алар. Кайтсалар да әбине алып китә алмыйлар. Аяк терәп каршы тора ул. Авылдагы өе  берничә ел элек  сатылганга, безнең урамнан  йорт сатып алып бирергә булалар. Әби ризалаша. Баштарак кызлары хәлен белергә кайткалый. Тора-бара кайтулар сирәгәя. Ә хәзер бөтенләй күренмиләр.  Ни өчен монда яшәвен сорагач: “Үз илемә исән-сау кайтып җитсәм, шалашта яшәргә дә риза булыр идем дип сүз биргән идем. Аллаһы Тәгаләм кичермәс, әйткән нәзерем тотар дип курыктым”, — дигән.

— Нишләп аптырап утырасың, рәхмәт яугыры. Әйдә кайтыйк.

Мәйсәрә әбинең яныма килгәнен сизми дә калганмын. Эндәшми кайтып китсә, күрми дә каласы икәнмен. 

-Минем белән уйный торган малайларны күрмәдеңме, әби?

— Нинди калайларны?

— Малайларны дим.

— Мин дә калайларны дим.

Әбинең кыяфәтеннән көлә-көлә, сөтем белән бергә сәпиттән дә мәтәлеп төштем. Пакеттагы сөт шарт итте дә ертылды. Мин нишләргә белми торам, ә Мәйсәрә әби миннән көлә 

— Мә, касманаф, мин ике пакет алган идем, берсен бирәм. Күтәреп кайтырга да җиңел булыр. Иртәгә тагын барырбыз, кибетне ябып куймасалар, — дип шаярта үзе. Көлешеп кайткач,  юл да кыска булды.  Малайларны эзләп тормадым,  әби белән саубуллашып өйгә кереп киттем.

Йокларга яткач та, Мәйсәрә әбине уйлап яттым. Бу юмарт әбигә ниндидер яхшылык эшлисе килеп китте. Шундый мировой  әбинең ишетеп  бетермәве күңелгә тынгылык бирми. Нигә әле  колак аппараты алып бирмәскә, ди. Икенче көнгә  иртән үк торып мин әни белән киңәшләштем.

— Әни,   кичә Мәйсәрә әбине күрдем. Ул тагын да катырак ишетми башлаган. Бәлки аңа колак аппараты алып бирергәдер.

— Әйе шул, мин дә   шулайрак сиздем,  улым. Акча ягы кыенрак булмаса,  ике дә уйламый алып бирер идек.

— Телефонымны сатарга да колак аппаратын алырга. Барыбер укытучыбыз Наилә Хәмитовна мәктәпкә алып килмәскә куша. Ә өйдә минем компьютер бар бит. Нияз күптән минем телефонга кызыгып йөри. Син ризалык бирсәңме?

— Ә бәлки чынлап та? Кара әле, иртәгә бит мин базарга барасы идем, син дә барсаң, даруханәгә кереп,  колак аппараты алырбыз. Мин риза, улым? Син Нияз белән күрешеп, телефон мәсьәләсен хәл ит.

Тиз генә чыгып чаптым. Нинди ният белән телефонны сатарга уйлаганымны белгәч, Ниязның  әнисе акчалата ярдәм итәргә дә булды.   Бу хәбәр турында бөтен урам белеп, изге эшкә   кушылды.

Иртән әзерләнеп, өйдән чыгып киттек. Дөнья бүген аеруча ямьле кебек. Изге эшебезне хуплагандай,   күктә кояш елмая. Әйтерсең, үзенең якты нуры белән күңелне җылытмакчы була. Кешегә яхшылык эшләү шундый рәхәтлек бирә дип белми идем.

Колак аппаратын  алып кайтышлый ук  Мәйсәрә әбигә  кердек. 

— Исәнме, әби, сиңа бүләк бар. Я, карап кара әле.

— Әйдәгез–әйдә, күршекәйләрем. Нинди бүрек алып кердегез? – дип   кулын сузды.

— Бүрек түгел, бүләк, әби, колак аппараты.

— И,и ул сипарат белән мин нишләрмен соң. Сыерым да кәҗәм дә юк бит минем. Әнә күрше Мәймүнә ватылды дигән иде, аңа бирерсез.

Байтак  башны катырды әби.  Аппаратны савытыннан чыгарып, киертеп күрсәткәч кенә  күзләренә  яшь килеп:

— Мине болай кайгыртканыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын.  Бигрәкләр дә бернәрсе ишетмәгән икәнмен.  Кыйммәт торадыр бит бу? Акчам җитәрме соң?

— Рәхәтен күр, безнең урамда яшәүчеләрдән бүләк бу сиңа.

— Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр инде, балалар. Хәзер чәй ззерлим, утырыгыз әле.

Чәй эчәсе килсә дә, барасы җиребез бар дип, ишеккә атладык.

Әнинең күзләрендә яшь. Ул шуны күрсәтмәс өчен чыгып киткән.

— Әни, мин сине беркайчан ташламам яме.

— Эшләгән яхшылыкларыбыз соңгысы булмасын, улым, изгелегең өчен рәхмәт.

— Компьютерда уйнауны да киметергә кирәк. Син әйтмешли, файдалырак шөгыльләр дә бар бит.

— Шатландырдың, рәхмәт, улым. Син бит минем таянычым, өметем.

Күктә кояш елмайса, җирдә әнием балкый. Якыннарны бәхетле итүдән дә зур сөенеч юк икән. Һәр көнне берәүне куандырсаң да никадәр кешене бәхетле итеп була. Булды, җитте, уен уйнап утырмаска, кирәгрәк  эшкә алынырга вакыт.

Шарипов Рузаль Фанисович
Страна: Россия
Город: Арск