Минем яшьтәшләрем
Минем дуслар, минем яшьтәшләрем –
Балалары яңа заманның.
Эзләнүчән алар, тиктормаслар,
Элеп ала бик тиз яңаны.
Компьютерны белә биш бармактай,
Интернетта йөзә балыктай.
Юньсез түгел минем замандашлар –
Күңелләре һәрчак аклыкта.
Зиһенлеләр, белемлеләр бар да,
Имтиханнар тора каршыда.
Укып чыгып, туган илгә фидакарь
Хезмәт итү алар башында.
Бөек сүзләр түгел һич тә болар –
Туган җирдә безнең киләчәк.
Җитәкләшеп, бергә без атласак,
Гүзәл көннәр илгә киләчәк.
Без битараф, ваемсызлар түгел,
Явызлыкка каршы заман без.
Дөреслекне, бер дә курыкмыйча,
“Шалт!” иттереп, ярып салабыз!
Без – тынычлык яклы, дөньясында
Сугышлары була күрмәсен.
Ятимнәрнең, толлар, аналарның
Күз яшьләре җирне күммәсен.
Шартламасын туплар, җилләр иссен,
Арыш башаклары шауласын.
Дары исе, янгын, төтен исе
Пычратмасын илем һавасын.
Без – патриотлары туган җиребезнең,
Сакчылары изге Ватанның.
Үткәне һәм бүгенгесе илнең –
Горурлыгы һәрбер баланың.
Кара болыт каплап алса күкне,
Каралтсалар алсу таңнарын,
Мин ышанам: минем яшьтәшләрем
Юлбарыстай саклар Ватанын!