Без быел ялга
Дагыстанга бардык.
Биек тауларын
Күреп сокландык.
Матур урыннар
Күп икән монда.
Борынгы шәһәр
Сакланган Дербентта.
Каспий диңгезе
Зур диңгез икән.
Тозлы булса да
Суы җылы икән.
Тик мине бу ял
Бик тиз туйдырды.
Үземнең Кондырчам
Бик сагындырды.
Бездә дә матур,
Бездә дә җылы.
Елга-күлләр дә
Бик чиста сулы.
Үз туган илем —
Минем Ватаным.
Яратам сине —
Татарстаным!
Татар теле.
Син татар улы ди әби,
Сөйләш ди гел татарча.
Татар телен белгән кеше
Дөнья ишеген ача.
Татар телен белүчеләр
Бик күп телне аңлый ди.
Кайсы илгә барса да,
Татар югалып калмый ди.
Үсеп җиткәч мин дә шулай
Төрле илләр күрермен.
Мин дә татар улы диеп
Горурланып йөрермен!
Сабиров Мурат, 5Б сыйныф укучысы.