XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем туган авылым, Пакаевка

Иртән торып суга төшсәң,

Кошлар тавышын тыңлап,

Туган авыл сагындыра

Син аны сөйсәң чынлап.

 

Пакаевка, Пакаевка

Инеш буйларың ямьле.

Чишмәдәге суларың да

Шикәр-балдан да тәмле.

 

Авылымның кызлары да

Чибәрләр дә уңганнар.

Бер күргәчтән качып булмый

Ул гайшыктан, туганнар.

 

Пакаевка, Пакаевка

Инеш буйларың ямьле

Кызларын бер суырып үпсәң

Авыздан китми тәме.

 

Төшләремдә дә күрәмен

Инеш буе талларын.

Һәр ел шулай гөрләп үтә

Матур сабан туйларың.

 

Пакаевка, Пакаевка

Синдәге ашлар тәмле

Җырлап-биеп, гөрләп үткән

Сабан туйларың ямьле.

Шабаева Камила Рушановна
Страна: Россия