Минем әти – урманчы
Минем әти – урманчы,
Миңа да ошый урман.
Андамы? Анда дөньяның
Бөтен кызыгы тулган!
Җанварлар, агач, үләннәр,
Гөмбә, җиләк,чикләвек…
Кошлар сайрый, мүкләр үсә –
Күрсәң исең китәрлек!
Беркөн шулай әти белән
Урманнан кайткан чакта
Юл өстендә бөгәрләнеп
Кап-кара елан ята!
Чыбыркы диеп уйладым,
Аркандыр диеп белдем.
Алданганымны белгәч,
Курыктым шундый – үлдем!
Әтигә сиздермәдем –
Шүрләгәнне белмәсен.
Миңа агачлар турында
Сөйләсен дә сөйләсен.
Имән.
Имән – каты, ныклы агач,
Нигезгә була куеп.
Чикләвектән чыга үзе
Нәни үсенте булып.
Яфрагы урманчының
Киемнәренә кунган.
Имән яфрагы электән
Аның билгесе булган.
Себеркесе файдалы
Һәртөрле сырхаулардан.
Кайрысын кулланалар
Авырту борчыганда.
Муса абый Җәлилнең
“Имән” дигән шигыре бар.
Имәнне рәссамнар һәм
Сынчылар яраталар.
Каен.
Каен – матур, көләч агач,
Кәүсәсе ап-ак аның.
Көзге көндә кояш кунса,
Яктырта бар урманны.
Күпме җырлар җырлана
Зифа каен турында.
Бөдрә, диләр, елак, диләр,
Күреп кызлар урынына.
Шулай инде – малайларга
Имәндәй нык бул, диләр.
Ә кызларны – гүзәлләрне
Ак каенга тиңлиләр.
Читкә киткән кешеләр
Бик сагына, ди, аны.
Кунаклар мунча керәләр
Себеркесен чабынып.
Каен суы алам, диеп,
Яралама син аны.
Үссен каеннар матурлап,
Бизәп бөтен дөньяны.
Усак.
Усак – иң йомшак агач.
Аннан йортлар салалар.
Көзге усак чибәр була:
Кешеләр таң калалар.
Утынга да, бурага да,
Тактага да бик әйбәт.
Башка агач арасында
Бик тиз аламын шәйләп.
Яфраклары түгәрәк
Лепердәшәләр җилдә.
Усактай ямьле агач
Юктыр бүтән бер җирдә.
Такташ язган Тамбовта
Шаулавын усакларның.
Син дә ярат, кадерлә
Һәм сындырма аларны.
Нарат.
Нарат ул – нарат инде –
Затлы һәм матур агач.
Бик сөенә кешеләр
Нараттан йортлар салгач.
Наратның ылыслары
Җәй дә, кыш та коелмый.
Мәңге яшел бу агачка
Тик җәнлекләр сыенмый:
Ылыслары энә төсле,
Сапларга юк колагы.
Нарат бездә Яңа елның
Иң кадерле кунагы.
Наратлар төрле була:
Тауныкы, урманныкы.
Кәрлә нарат, биек нарат,
Шишкинның, Сезаннныкы.
Чыршы.
Наратларның итәгендә
Яшь чыршылар утыра.
Энәләре кыскагамы
Чыршылар вак тоела.
Гүя иркә сеңелләр
Ышыклана абыйга
Наратлар янәшәсендә
Алар охшый сабыйга.
Җәй көне ылыслылар
Күләгәдә калса да,
Кыш җиткәч гүзәлрәк
Агач юк шул урманда.
Карлы чыршы җырдагыча
Гел парлы гына булмый.
Ылыслы урман һавасын
Һәркем яратып сулый.