Авылым
Авылым, синең урамнарың буп-буш,
Чәчәкләреңнең, агачларыңның исе шундый хуш.
Урманнарың, болыннарың бигрәк тә ямьле,
Җиләкләрең, гөмбәләрең үзенчә тәмле.
Бакчаларыбыз, ишегалларыбыз гөрләп тора,
Өйләр, фатирлар, мунчалар һәрчак чиста бура.
Алмалар, чияләр, карлыганнар өлгерә бара,
Чыпчыклар, карлыгачлар, күгәрченнәр оя кора.
Чишмәдә һәм Сәит буасында сулар ташый,
Игеннәрдә һәм кырларда печән бушый.
Авылым, синең гүзәллегең балкып торсын,
Һәрчак күңелләрдә безнең саклансын.
Урман җаны.
Мин яфракларга күмелгән
Алтын сукмактан узам,
Сап-сары төсләргә чумган
Урман кырыеннан барам.
Көзнең моңсу төсләре
Күк йөзен каплаган,
Урманның яшел агачларын
Көзнең сары төсләренә буяган.
Урман кышка якынлаша,
Бер җан иясе юк арада.
Агачлар бер-берсенә булыша,
Кошлар китә җылы якларга.
Көзнең искән җилләре
Битләремне назлый,
Мәңгелек пар имәннәр
Мине кабат каршылый.
Шулай бара-бара
Наратларга таба юл тоттым,
Аларга барып җитүгә,
Мин агачларның җылылыгын тойдым.
Наратлар буенда текә яр,
Янында йөрмәвең бик хәйран!
Ә урман еракка сузыла
Аның моңы җиргә тамыла.
Миңа урман бик кадерле,
Килми бер дә китәсе!
“Саклагыз, табигатьне!», — диеп
Килә сезгә эндәшәсе.
Кышкы урман.
Бигрәк матур инде кышкы урман
Гаҗәеп бер тынлыкка чумган.
Урман җансыз диеп уйламагыз,
Ул бит бары йокыга талган.
Кырыс салкын бүген, бу кырыслык
Агачларны ничек бизәгән.
Салкын һава шәрә агачларга
Бәстән төреп күлмәк кигезгән.
Тынып калган гүзәл чал табигать,
Килми аны һич тә бозасы.
Шыгырдатмый, эз калдырмый гына
Ничек бу аклыктан узасы?
Җансыз түгел урман ышанмагыз,
Бер могҗиза – гади миләше.
Уттай янган бозлы бу тәлгәшләр
Юмарт көзнең соңгы бүләге.
Урман җансыз диеп уйламагыз,
Нинди гүзәл купшы чыршысы.
Башын чөеп мәгърур басып тора
Әйтерсеңлә урман сакчысы.
Күкрәк тутырып сулыйм саф һаваны,
Бәсле агачларда моң сизәм.
Чал табигать гаҗәп матурлыкка
Синең гүзәлеккә баш иям!