Минем сеңлем Алия
Күп йөгерә, күп көлә.
Әни кушкан эшләрнең
Барысына да өлгерә.
Гөлләргә ул су сибә.
Юа савыт- саба да.
Әнием булышкан чакта,
Тәмле ләвеш табада.
Аш бүлмәсе ялт итә.
Чебен йөри түшәмдә.
Сугып төшерми бит, сеңлем
Ничә тапкыр әйтсәм дә.
Сугып төшерми сеңлем,
“Дәресләрне карыйк,- ди,
Абый, әйдә, бергәләп.”
“Үземнең дә өй эшем күп,
Күп бирәләр безгә дә.”
Әни кайткач мактасын
Рәхәт булыр безгә дә.
Зәңгәр күзле Алиям.
Гуя зәңгәр күбәләк.
Биеп ала чүгәләп,
Бар дөньябыз түгәрәк.