Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем сәяхәт

Шигырь Казанга сәяхәт вакытында алынган тәэссоратлар турында. 

Минем сәяхәт 
Җәйнең ямьле көннәре… Алда бәйрәм, дүрт көн ял. 
Мәшәкатьләрдән арынып, ял ит, хозурланып ал! 
Кичен киңәшкә җыелдык, әти-әни, мин, энем, 
Кайсы якның тарту көче ныклырак булыр, җиңәр? 
Әти әйтә: “Тозлы күлгә сәяхәткә барыйк, — ди, 
— Сәламәтлекне ныгытып, дәрман җыеп кайтыйк”, — ди. 
Әни фикере көчлерәк 
Булып чыкты тагын да. 
Килдек уртак карарга, 
Булдык Казанга барырга. 
Кирәк-ярак, азык-төлек — 
Һәммәсен дә төядек. 
Таңнан торып, иртән-иртүк 
Сәяхәткә кузгалдык. 
Җилдерәбез машинада, 
Йөгерә урман-кырлар. 
Хозурлыкка кинәнеп, 
Күңелдә туа җырлар. 
Казан-Туймазы арасы 
Ерак кына икән ич. 
Энем белән, арып-талып, 
Тәгәрәп йоклап киткәнбез. 
Берзаманны, нәкъ Тукайча, 
Колакта гүя азан: 
“Тор, кызым, җиттек Казанга, 
Алдыбызда ич Казан”. 
Ачсам күзем, ни күрәм — 
Алдымда шәһри Казан. 
Универсиада авылы… 
Ул бер мәл тынып калган. 
Алда – Кол-Шәриф мәчете, 
Гаҗәеп бер манзара. 
Кердек, күрдек, анда гүя 
Тынлык итә тантана. 
Сөембикә тарихын 
Әнидән ишетеп беләм. 
Шул тарихның шаһитларын 
Хәзер мин үзем күрәм. 
Каһарман Җәлил һәйкәле, 
Карашы еракларда… 
Ниләр уйлады икән ул 
Башын салган чакларда? 
Рәхмәт сиңа, батыр халкым, 
Ирек яулап биргән өчен, 
Аяз-тыныч күкләр өчен, 
Бәхетле балачак өчен. 
Ядкәрләр белән танышып, 
Арытабан юл алдык. 
Һәр баланың хыялы ул — 
Әлбәттә, аквапарк. 
И, йөздек без, кинәндек, 
Су чәчрәтеп уйнадык. 
Тешләр-тешкә тисә тиде, 
Коенып һич туймадык. 
Менә шундый хатирәләр 
Калды бу сәяхәттән. 
Хәзер түземсезлек белән 
Киләсе җәйне көтәм. 
Бәлки, әле тагын бер кат 
Казанга юлыбыз төшәр. 
Я булмаса, башка җирләр 
Үзенә җәлеп итәр. 
Яңа җирләр, яңа илләр 
Күрү минем теләгем. 
Тырышып укып, телләр белеп, 
Дөньяларны гизәрмен. 
Халкым тарихын өйрәнү — 
Минем олы хыялым. 
Якты булсын, тигез булсын, 
Алда көткән юлларым. 
 

Хусаинова Назгуль Ильгизаровна
Страна: Россия
Город: Туймазы