Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем песнәкләрем

Мәктәптә алган яхшы билгеләрем белән әниемне сөендерим дип, ашыга-ашыга өйгә кайтып киләм. Аяк астында кар шыгырдый. Кышкы кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем итә.Подъезд ишегенә якынлашканда икенче каттагы балконнан тавыш ишетелде:

-Камил,кара әле,песнәкләр килгән!

Күрше Сания апа икән.

-Сания апа, ялгышасыңдыр,песнәкләр җылы якка китми бит,-дидем мин.

Сания апа минем сүзләргә колак та салмады,гөр-гөр килеп кошлар белән сөйләшүен дәвам итте.Миңа бу кызык тоелды, туктап Сания апаны күзәтә башладым.

Миләш агачында 4-5 песнәк утыра.Алар алмаш-тилмәш Сания апаның балконы янына очып баралар да кире миләш агачына әйләнеп кайталар.Кара син аларны! Сания апаның кулыннан ипи валчыклары чүпли икән бит алар.

-Минем узган елгы песнәкләрем болар!-диде Сания апа.

Чыннан да,узган ел Сания апа кыш буе унлап песнәкне кулыннан ашатырга өйрәтте.Песнәкләр башка кеше кулыннан җим алмыйлар, бары тик Сания апа янына гына киләләр.Күрше апаның балконга чыгып басуы була, песнәкләр аны шундук сырып та алалар иде.Тик көннәр җылыткач песнәкләр юкка чыкты.Сания апа аларны бик юксынды.Ә песнәкләр Сания апаны онытмаганнар бит!

Шундый киң күңелле күрше апаларым булу белән горурланып өйгә кереп киттем.Кичен әтием белән песнәкләргә җимлек ясадык.Икенче көнне җимлеккә ипи валчыклары, ярма салып элеп тә куйдык.Мәктәптән кайтканда җимлектә утыручы песнәкләрне күреп сөендем.Алар миңа рәхмәт әйткән шикелле тоелды.

“Рәхмәт сиңа, Сания апа! Минем дә үз песнәкләрем бар хәзер,”-дип уйладым мин.Ә күңелемдә шигырь юллары барлыкка килде:

И,песнәкләр,килегез сез,

Туңып йөрмәгез кышта!

Ашап, җылынып алыгыз

Салкын булса да тышта!

Гайнуллин Камиль Дамирович
Страна: Россия
Город: Мензелинск