Ак чәчәкләр кебек күңелемә
Нечкә хисләр генә тулса да,
Читән итеп үреп сабырлыкны
Бәхет көтәм бер уч булса да.
Үрсәләнеп торган чакта җаным,
Күз яшьләрем тирән яшереп,
Иң матуры алда әле, диеп,
Күңел – йөрәк китә яшәреп.
Бәхет бер дә җиңел бирелми шул,
Мөлдерәмә тулып түгелми.
Ә күңелем ташны гөл итәрдәй,
Кулым бер дә ташка үрелми.
Гөлләр итәр идем бу дөньяны,
Исән булсын халкым һәм илем.
Кеше булып калыйм азаккача,
Әйләнмәсен ташка күңелем.