Песнәгем
Тук-тук итеп, тәрәз кага
Хәбәр бирә песнәгем.
Каршы ал, Элиза, дип
Очып йөри йомшагым.
Сары түшне бик тә сөеп,
Ярма белән сыйладым.
Хәзер менә көннәр буе
Рәхмәт әйтә дускаем!
_______________________________________________
Сыерчыкларым, рәхим итегез!
Әти белән бергәләп,
Кошларга диеп,
Оя ясап куйдык әле,
Агачка элеп.
Кайтыгыз тизрәк,
Матур кошларым.
Рәхим итегез,
Сыерчыкларым!
_______________________________________________
***
Килеп җитте яз,
Тирә-юньдә наз.
Яшел чирәмдә
Басып тора каз.