XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем горурлык

 

                     Минем горурлык.

Әти белән икәү бергәләшеп

Яратабыз кино карарга,

Кинодагы күргән батырлыкны

Чып-чын тормыш белән барларга.

 

Күнел белән батырларны санап,

Өйдән-өйгә барлап барам да,

Сорау туа  минем күңелемдә:

-Бармы батыр безнең арада?

 

Әтиемә шунда карап куйдым,

-Нинди була сон ул батырлар?

Ә ул мина серле җавап бирде:

-Нәселебездә безнең — батыр бар!

 

Минем бабам, синең дәү бабаең

Шул ук җәйдә китә сугышка.

Ул өйрәтте мине көрәшергә,

Бирешмәскә авыр тормышка!

 

Курку белмәс безнең бабабыз

Бик җаваплы эшләр башкарган.

Дошманның 125 минасыннан

Үз дивизиясен коткарган.

 

Тик бары да шома була алмый,

Мина шартлый, туплар атыла,

Безнең бабай каты яраланып

Батай госпиталенә озатыла…

 

Дошман миналарын сүтә-сүтә

Якынайткан бабам җиңүне.

Үз-үзеңне бер дә аямыйча,

Илең өчен көрәш җиңелме?

 

Менә нигә ул чор кешеләре

Зарланмаска куша тормыштан.

Белдем нигә минем дәү бабаем

Бер кул белән кайткан сугыштан.

Сокланамын бабам хезмәтенә,

Минем өчен ул зур горурлык!

Бөек Ватан сугышы геройлары белән

Алгы рәттә басып торырлык!  

              

Низамов Ренас Радисович
Страна: Россия
Город: село Утар-Аты