Минем гаиләм
Мин гаиләмне яратам,
Гел кояшка охшатам
Әти, әни, мин, энем!
Бәхетледер һәр көнем.
Без һәр эштә гел бергә,
Дус һәм тату бар җирдә.
Мин әнигә булышам,
Савыт-саба юышам.
Ярдәм итәм әтигә,
Әкият сөйлим энемә.
Кар яуса, карлар керим,
Сукмаклар салып йөрим,
Юл булсын һәммәсенә!
Энем бер көнләшсен лә!
Ул бәләкәй шул әле –
Эшләргә юктыр хәле…
Мәктәптә белем алам,
Кайчак “бишле”ләр алам,
Тырышам инде югыйсә,
Әгәр дә җаем килсә.
Кайвакыт әни белән
Камыр-комыр пешерәм.
Нишлим соң, дустым?! Димәк,
Миңа сеңелкәш кирәк.
Ә энем гаҗәпләнә,
Еш кына кәҗәләнә:
“Кирәкми бернинди дә кыз —
Мин үзем өйдә йолдыз!”
Бөтен тәм-том аңарга,
Рәхәт аңа чабарга…
Ул бәләкәй, кечкенә,
Имеш, тәмле төш кенә…
Тик шулай да энемне,
Әти, әни, үземне —
Мин гаиләмне яратам…
Зур кояшка охшатам!