Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Минем әбиемне син үтердең. (детектив)

– Минем әбине син үтердең! Бу бары тик синең генә гаеп һәм мин аны шулай калдырмам! Әзерлән. Безнең киләчәк очрашуыбыз судта булачак. Үтерүче син икәнен мин исбатлармын. Сиңа бу вәзгыятьтән котылырга бер мөмкинлектә калдырмам! Исеңдә тот! – Данис үзендә дөрләп торган бар ачуын кычкырып чыгарды да, ишекне дөмп итеп ябып, мине фатирда ялгыз калдырды.

Ничек шулай килеп чыкты..? Ничек минем изге ышанычым яктылыкка, дөньяга, зур өметләр – барсы да бер мизгелдә чәлпәрәмә килде? Юк! Мин аны ялгыш та үтермәдем! Мин ярдәм итәргә генә омтыла идем.. Ышаныгыз, зинһар ышаныгыз миңа.. Күзләремдә яңадан су җыела башлады, күз яшьләрем ут кебек кайнар тоелды. Алар бер-бер артлы битләремнән тамып салкын идәнгә төштеләр. Шулай минем гомеремдә караңгы вакытлар башланды.

16 август.

– Һәй! Гөлмәрьям әбекәй, өйдәме син? Кап-кайнар тәмле кабартма алып кергән идем, академиядән катканда даруханәгә дә кагылып чыктым! – Кәримәнең йөзендә, укудан соң арганлыкка карамастан, шулай ук якты, сөйкемле елмаю балкып тора иде. Ә аның каршына үзенчә ашыгып, 70 яшьлек карчык йөгереп чыга.

– И-ий, балакаем, Аллаһның рәхмәтләре яусын инде. Ярый әле син бар! Оныкларым эшләрендә, укуларында югалып бөтенләй мине онытты. Утыр, чәй кайнады инде, хәзер аш та салып бирәм. – Кәримә тиз арада кухняга узып чәй әзерли башлады. – Мин берәр көн ялгызым үлеп китсәм, син күз-колак сал инде, мине ирем янында күмегез, тәнем өемдә череп ятмасын!

– Син нәрсә сөйлисең! Бөтенләй акылың киттеме! Борчылма, сиңа әле яшәргә дә яшәргә, мин дә сине болай гына бер үзеңне калдырмам, оныкларың да килеп китерләр. Алар белән үзем сөйләшермен! – әбекәй шундый тәвәккәллекә бары тик елмаеп алды да, кыз каршына аш куйды. Шулай алар бергәләшеп гөрләшә-гөрләшә тәмләп мәтрүшкәле чәй эчтеләр.

Гөлмәрьям әби белән мондый мөләем аралашулары, бергәләп чәй эчүләр шактый еш кабатлана иде. Кәримә әбинең хәлен белешеп, кирәк вакытта кан басымын үлчәп, укол кадап, төрле медицина ярдәме күрсәтеп, чыга иде.

Зирәк Кәримәгә – гаделлек, кешелеклелек, тормышны файдалы итеп, бар мөмкинлекләрен кулланып яшәү, кечкенәдән ана сөте белән канына сеңгән. Шуңа күрә дә, сайланган һөнәре дә, башкаларга булушу, ярдәмләшеп яшәүгә бәйле иде. Хәзерге көнгә кадәр ул Казан Дәүләт медицина академиясенең 3 курс студенткасы. Бу күрше әбинең еш авырып интеккәнен күреп, Кәримә үз-үзенә “бу әбигә гел ярдәм итеп торырмын” – дип вәгъдә бирде. Әмма, Гөлмәрьям әби үлем һәм яшәү турында шундый ашыгыч һәм дуамал сүзләр әйткәндә, ул иртәгә булачак вакыйгаларны күз алдына да китерә алмас иде…

17 август кич, 20:24, Казанның Дәрвишләр бистәсендә Абдуллина Гөлмәрьям Амирхан кызының мәете табылган. Үлем сәбәбе – агулану.

Ничек болай килеп чыкты соң әле?.. Меңләгән уйлар.. уйлар төрле, алар күңел түрендәге иң караңгы, яшерелгән урынгардан чыгып гүя үткен пычак белән аның йөрәген телгәләде. Кәримә шикләнә – дөрес юлдамы ул, ничек яхшырак, нишләргә..? Кемнән ярдәм эзләргә? Кемнән киңәш сорарга? – Әти-әнидәнме? Юк.. аларны борчыйсы килми.. ничек Кәримә аларның күзләренә карап, үзенең гаепсезлеген җиткерергә, ничек аңлатырга? Дөрес, билгеле, әти-әни аңа һәрчак зур терәк. Алар киләчәктә Кәримәнең яхшы һөнәр остасы, үзләренә дә терәк булуына, зур өметләр баглыйлар. Чөнки аның уңышлары әти-әни өчен зур горурлык.. Һәм бу вакыйгада аларны борчымау, бар сынауларны үзең узу – кызның аларга карата иң зур рәхмәте.

19 август көнне Кәримәдән, әби белән соңгы күрешкән кеше буларак, полициядә сорау алдылар. Бу вазгыять чын үтерү булганлыкны раслагач, эшнең судка җибәрелүе ачыкланды.

Кәримә үзенең бер гаебе булмаса да, кыен хәлгә калуын аңлый иде. Бу четерекле мәсьәләне ничек хәл итәргә, кемнән ярдәм сорарга? Адвокат сайларгамы? Аңа күпме акча кирәк.. студент кешенең кайдан акчасы булсын? Әле эшләмәгәч, кемнән сорап торасың. Сиңа кем бирсен? Уйлый торгач Кәримә элеке танышы Камилне исенә төшерде. Камил – юридик факультетның магистратурысында алдынгы студентларның берсе. Үзенең чибәрлеге һәм чыгышы белән бай гаиләдән булувы белән, масаеп “мин-мин” дип йөрүче кеше.

Хәер, башка сөйләшер һәм киңәшләшер кешесе булмагач, Кәримә Камилгә шалтратырга булды.

Әмма, беренче, икенче шалтратудан соң беркем трубканы алырга җыенмый икәнлеген аңлашылды. Ләкин барыбер, соңгы тапкыр үңыш сынап карап, өченче шалтратуда гына, шундый кирәк һәм көтелгән тавыш ишетелде:

– Син нәрсә миңа көне-төне шалтратып ятасың ул? Үзең армадыңмы соң, ә?! –тавыш хуҗасы, билгеле, Кәримәнең шатлыгын бүлешми иде.

–Сәлам-Сәлам..! Комачауласам гафу үтенәм, мин авыр хәлгә калдым. Синнән киңәш сорармын дип шалтратам. Синең ярдәмеңә өметләнгән идем.

– Кызык өчен генә хәлләремне сорашасың килмиме соң баштан, ә?! Ярый, сөйлә, кайларда буталып беттең инде тагын, аннан соң бәлки уйлап карамын, булышыргамы сиңа — юкмы. Шатлан, минем вакыт бик кыйммәт, игътибарым буш тормый. Син миңа теге юлы ярдәм иткәнгә генә, трубканы алдым. – Кәримә бары тик шул сүзләрне генә көткән иде. Хәер, Камил үзен гаять тәккәбер тотса да, әллә ничек дорфа сөйләшсә дә, яхшыкны онытмый, һәрчак хәтерли һәм бурычлы калырга яратмый иде. Ул — Кәримәнең соңгы мөмкинлеге һәм аны югалтырга ярамый! Шуңа Кәримә озак сузмыйча шалтрату сәбәбен — үзе белән булган хәлләрне сөйләп киткәч, алар шул ук көнне 12 дә полиция отделы янында күрешергә булдылар.

Трубканы куйгач Кәримә тиз-тиз Камил белән очрашуга җыена башлады. Ә уйлар шул ук вакытта аны беренче очрашуга алып китте. Бу хәл мед-академиясенең яңа ел дискәтүгендә булды. Ул көнне Камил гаҗаеп матур киенеп килгән иде… Кызлар белән биеп көлешеп йөргәндә кемнеңдер кычкыруы ишетелде. Бер егетнең аллергия реакциясе башланып, сулый алмыйча, тыны кысыла иде. Кәримә ашыгып, аңа аэрозоль биреп, беренче медицина ярдәмен күрсәтте, ә соңыннан Камил үзенең коткаруыннан рәхмәт белдереп, аңа телефон номерын калдырган иде. Аларның танышуы шулай булды.

– Мин “вообще-то” бу эштә үтерүче кем икәне белүе кызык булганга гына булышырга ризалаштым! Син үзенең ахмак башыңда әллә ниләр уйлап чыгарырга ашыкма! – ул күзләрен кысып, шаяртып маңгаена бер ничә тапкыр шакылдатып күрсәтте. Алар тиз адымнар белән моргка, әбинең мәетен саклаган урынга киттеләр.

– Тьфү сине, Камил! Мыскыл итәсең инде мине! Уйлап кара әле, минем монда болайда химиядән барлык формулалар, препарат исемнәре, латин теле… бу кечкенә башка барсыда ничек сыеп бетсен инде? – юри генә үпкәләгән булып үзенең башын сыйпап куйды.

Камил Кәримәдән әби белән булган соңгы очрашуны җентекләп сорашты: – Сәер, башка вакытта булган хәләтен хәтерләмәдеңме? Берәр сәерлек сизмәдеңме? – катлы-катлы шундый сораулар бирде. Кәримә дә уйлана торгач исенә төшерде: – Чәй эчкәндә әби үзенең хәлсезлегенә һәм бик каты йокы килүенә зарланды. – Кәримә ул вакытта әбине, бәлки, арган гына дип уйлады. Хәер, хәзер инде ул тулысынча аңлый – дөньяда бар нәрсә дә ялгышлык түгел, һәр вакыйганның үз тамыры, сәбәбе бар. Камил белән бу вакыйганы аңа яңадан төрле яктан карап, тирәнтен өйрәнергә кирәклегенә төшенде.

Ләкин морг янына килеп җиткәч кенә, Кәримәне кертмәүләре Камилнең исенә төште. Ул үзенең эше куп булуына карамастан Кәримәнең бу четерекле эшендә тикшерүне үз өстенә алырга, аңа ярдәм итәргә сүз бирде. Кәримәне: “Нәрсәдә булса исеңә төшсә, миңа шул чак шалтрат”- дип, озатып куйды да, морга кереп китте.

Кәримәгә Камил белән очрашып сөйләшү бик үтемле һәм файдалы булды. Аның киңәшләрен тыңлап, Кәримә соңгы вакытта булган вакыйгаларны кат-кат исенә төшерде. Камилнең: “Моргтагы токсикологик лаболаториядә үлем сәбәбенең анализ результатларын төгәл белергә иде” – дигән сүзен озак вакыт уйлап йөрде. Кызның исенә беренче курста укыганда бер бүлмәдә яшәгән Валентина төште. Хәзер Валя академиянең соңгы курсында укый, ул дипломалды практикасын шушы моргта үтеп, бу лаболаториядә эшкә калырга тиеш иде. Кәримә ашыгып-ашыгып Валентина номерын эзләде һәм аңа шалтратып, ике көннән күрешергә вәгъдәләште. Бу мөһим үтенечне телефон аша сөйләшергә ярамый иде.

Кәримәгә Валентина белән очрашуга тиешле ике көн бик озак булып тоелды, билгесезлек бик авыр иде. Билгеләнгән, 22 август көнне Валентинаның эш сәгате бетүен Кәримә түземсезлек белән көтеп алды, һәр минут аңа сәгать кебек тоелды. Алар вәгъдәләшкәнчә, Валя белән метро станциясе янында очраштылар: – Нинди җилләр ташлады сине минем яңга?

– Эй, язмыш.. әллә кайларга илтә.. – һәм Кәримә бераз боегып, үз үтенечен аңлатты. Валя бу эшнең аның өчен катлаулы һәм җаваплы икәнен һәм артык мәгълүматне таратырга хакы юклыгын әйтте. – Бары тик синең өчен генә бу адымга барам, мөмкинлек булгач та мин сиңа үзем шалтратырмын.

Валентинаның шалтратуын көтеп, тагын өч көн үтте. 25 август. Камилдән дә башка хәбәр-хәтер юк. Бу көннәрдә Кәримәнең кулынннан телефоны төшмәде, ул аны бер минутка да калдырмады. Ниһаять, Валя белән кичкырын үзләрнең яраткан яр буе кафесында очрашырга булдылар. Бу очрашу турында Кәримә Камилгә шалтратып әйтте һәм аның килеүен үтенде, анда аларга кирәкле, бик мөһим мәгълүмат булуын җиткерде.

– Валя, без Камил белән кафеда. Тәрәзә янындагы безнең яраткан урыныбызда утырабыз, – тиз генә телеграммда аудиоязма яздырып алды да, өс-киемен сала башлады. Камил белән юк-бар сөйләшеп, Валя килгәнче узган 7 минут бер мизгел кебек тоелды.

Җиңел адымнар белән ашыгып-ашыгып Валя килеп керде, Камилне күргәч, бераз каушап алды. Кәримә тиз генә эшне Камил алып баруын аңлатты, Валентина сумкысыннан конверт чыгарып, өстәлгә куйды да, шулай ук тиз-тиз атлап чыгып та китте. Камиль, конвертны җайлап кына ачты…. Җентекләп укып чыкканнан соң, “Монда ачыклык кертәсе эшләр күп икән әле”, – дип, кәгазьне Кәримәгә сузды…

Камил белән Кәримәгә Валя алып килгән нәтиҗәләр бик күп яңа мәгълүмәт, уйланыр өчен азык бирде. Һәрберсенең башында йөз төрле сорау әйләнә, ә кирәкмәгән фикерләр һәм уйлар бу эшне бары тик тагында катлауландыра иде. Әмма, иң куркынычы, Кәримә дә үз-үзендә шикләнә башлады. Әбинең шул хәләтендә аның гаебе булмавын каян ул төгәл белсен? Кәримә үз-үзенә дә ышанмагач, кем соң аның артыннан барып, аның намусын яклый алыр? Бәлки әби Кәримә алып кайткан препаратларның дозаларын бутап, ялгыш эчкәндер?

– Кәримә, Кәримә! Җир Кәримәне чакыра, прием, болытларда очып йөрергә җиткән инде, Кәримә! Әлбәттә, бу хәбәрләр синең өчен бик авыр, мин аңлыйм. Әмма безне алда бик күп эш көтә! – чиксез уйларда тулысынча батып, Кәримә тирә-юнне дә ишетми башлады. Камилнең борчылган тавышы аны яңадан җиргә төшерде.

– Әйе, син дөрес сүзләр әйтесең, хәзер моның өчен борчылып йөрергә ярамый.. – борчылу.. Борчылу, әйе! Һәм шул ук мизгелдә аңа әбинең сүрәте исенә төште: – Камил! Камил! Рәхмәт сиңа! Моның турында ничек онытканымны аңлап бетермим, ха-аха-хах.. Әби соңгы күрешүдә кичтән аңа оныгы кергәнен, сөйләнгән иде. – Камил кызның хис-кичерешләренең шундый тиз үзгәрүенә шаккатса да, аның сихри елмаюын күреп, эчтән генә шатланды. – Еллар буе күренмәгән Данис, бер булмаганда, кичкырын кереп, хәлләрен сорашып, әбигә тәмле чәйләр эчерткән. Мин үзем дә баштан бу сүзләргә озак ышанмый утырдым, әбинең хәлен белергә дә күптән килгәне юк иде аның.

– Мгм.. ага, сәер, ул анда ничек килеп чыккан соң әле? Тикшерергә кирәк. Моның өчен безгә ничектер әбинең квартирасына керергә кирәк бит.

– Миндә әбинең квартира ачкычы бар ич, мин аны кемгә тапшырырга да белмәдем. – Камил шуңа баш бармагын күтәреп “шәп бу!” дип күрсәтте.

Вакыт соң булганга, алар Камил ял иткән, 27 август көнне Кәримәнең өендә күрешергә булдылар.

Бу күрешүне Кәримә аеруча борчылып көтте. Алар Камил белән Гөлмәрьям әбинең квартирасында дәлил эзләделәр. Кулларда резин перчатка, ярдәмгә — кесә фонаре. Әбинең һәрчак тәртиптә яткан әйберләре үз-урынында түгел, теләсә ничек аунап ята иде. Камил шулчак кухняга кереп чүп чиләген актара башлады, Кәримә фонарик белән аңа яктыртып торды. Бераздан Камил бер чәй чашкасын һәм Фенобарбитал таблеткасының язулы кәгазен табып: “Мин аларны иртәдән үк лабораториягә илтәм”, — дип, пакетка җайлап кына салып куйды.

– Сәер, бу даруны мин әбидә күргәнем юк иде. Фенобарбитал рецепт буенча гына сатыла. Әби йокысызлыкка зарланып аны эчсә, мин аны, әлбәттә, белер идем.

– Чәй чашкасы да исән һәм яңа булып күренә, болар барысы да юкка гына түгел.

– Хәер, мәсьаләне чишер өчен дөрес юлга чыктык, ахырын да тиздән күрербез.

28 август иртән Кәримәгә судка чакыру кәгазен тапшырдылар. Судка ике атна вакыт бар.

Камил чынлап та иртән бар эшләрен калдырып, беренче эш итеп лабораториягә барып кайтты. Тагын бер атнадан аннан җавап та килде.

Ниһаять, авырлык белән яхшы нәтиҗәне көткән көн килеп җитте. Иртәнге сигезгә, Кәримә повесткасын тотып судка китте. Камил белән алар ишек төбендә очрашып, суд залына керделәр. Анда Гөлмәрьям әбинең оныгы Данистан башка кеше юк иде. Гаепләүчеләр һәм гаепләнүчеләр, бөтенесе бер үк залда, төрле скамьяда утыра иделәр. Борчылып үткән көннәр, йокысыз төннәр Кәримәнең суд залында утыруы, ниндидер томан арасында, билгесезлектә утырган сыман тоелды. Нәрсә сөйләгәннәрен ул гуя ишетмәде, нәрсә уйларга дә белмәде, әбинең мондый үлемендә үзе гаеплеме юкмы икәнен уйлап, инде аның башы әйләнгән иде.

Сүзне Даниска бирделәр.

– Хөрмәтле хәкимнәр. Мин бу вәзгыятьтә төп гаеп Кәримә дә дип уйлыйм. Минем моны исбатларга җитәрлек дәллиләр бар. – шундый кискен сузләр белән Данис үз чыгышын башлады. – Беренчедән, әбине гел карап, килеп торырга шәхси сәбәләрем буенча мөмкинлегем юк иде. Шулай, хәйләкәр Кәримә, әбинең ялгызлыгын, ярдәдәменә мохтаҗ булганлыгын, үз комсыз максатларда кулланып, әбинең ышанычына, күңеленә кереп, үзенең вәсыятенә кертергә мәҗбүр итте! Һәм чынлып та, игътибарлап карагыз! Әбиемнең васыяттә, бик сәер, Кәримә дә кертелгән. Алар ничек бәйле, бу хокуклымы? Кәримәнең әбине үтерер өчен бик күп мөмкинлекләре бар иде: ул барлык даруларны, ризыкны сатып алып, әбине гел карап торды. Шуңа мин сезгә бу эштә дөреслекне табуыгызны үтенәм. – Кәримә Данисның үзен гаепләп сөйләгән ялган сүзләренә, телсез калып, аңын җуйган кебек, шаккатып утыра бирде. Кызның һәр ялган сүзгә түземсезлек белән, сикереп торып дөреслекне әйтәсе килде. Хәер, Камил үзенең ачуын да, Кәримәне дә вакытында тыеп кала алды.

– Кызганычка каршы, Гөлмәрьям әби хроник йөрәк авыруы белән чирле иде. Мин үзем дә фармацевтика бүлегендә укып, бу чирне аеруча күп һәм төгәл өйрәндем. Врач кушуы буенча әби йөрәк даруы Дигоксин эчә иде. Дигоксин составында йөрәк гликозидлары бар. Аларны озак кулланганда орагнизмада җыелып тупланып, агулану мөмкинлеге бар.. Алар даруханәдә дә сейфта гына саклана. Һәм безнең төп дәллиләр бу мәгълүмәт белән бәйле. Сүзне үземнең шәхси адвокатым Камилгә бирәм.

– Минемчә, бу нигезсез гаепләү. Сезнең сөйләмегезне тыңлап, бары тик бер сорау башка килә: “Ә сез кая идегез?”. Нинди сәер сәбәпләр сезгә еллар буе шалтратып булса да алырга комачаулады? Әбинең авыр йөрәк чире белән авырганын белә торып, барлык туганнары әбине ялгыз калдырды? Нигә сез бу бурычларны Кәримәгә генә калдырдыгыз? Үземнең тикшерү вакытында мин бәхәсез дәлилләр таптым һәм Кәримәнең гаепсез икәнлеген исбатлый алам. Беренчедән, Кәримәнең әби үтерергә бернинди дә сәбәбе юк. Кәримә үзен вәсыятькә керткәнен беренче ишетте. Икенчедән, чүлплек арасында чәй чынаягы табылды, анда көчле йокы даруы Феноборбитал калдыгы булуын лаборатор экспертиза раслады. “Ул агу түгел бит, йокы даруы гына”- дип, әйтерсез. Ничек шундый көчле тәэсир иткән, үлемгә китергән? Моның аңлатмасы бар. Бу очракта Дегоксин составы Феноборбитал белән үз ара реакциягә кереп, шундый агулы матдә килеп чыккан, нәтиҗәсе – әбинең үлеме. Без дәлилләрне сезгә тәгъдим итәбез…

– Ярый, Хәсәнов Камил. Хәзер сезгә, Абдуллин Данис, сорау бирәбез. Видео камера язмалары буенча 16 август көнне, җиденче яртыда сез Абдуллина Гөлмәрьям Амирхан кызының фатирына ярты сәгатькә кереп чыккансыз, сез моның турында нәрсә әйтә аласыз? – Бу сораудан соң, Данисның куллары дер-дер калтырый башлады, йөзенең төсе китте. Камилнең әлеге сөйләменнән соң, бу вакыйгадә чынлыкта кем гаепле, чын үтерүче кем булуын әкренләп төшенә башлады. Ул бит чынлыкта үзе гаепле була алуын күзалламады да.

– Әйе, дөрес, миңа әби үз-үзен начар хис итәм дип, шалтратып, үзенә чакырды.. – дип, тиз-тиз яңа сәбәпләр уйлап чыгарып, йөзендә дулкынлануын сиздермичә генә, ялган сөйләвен дәвам итте.

– Бик яхшы, ярар, алайса шуны аңлатып китүегезне сорыйбыз: сез әби янына 18:30 кереп, 19:05 чыккансыз. Шуннан соң Абдуллина Гөлмәрьям янына Зөфәрова Кәримә килүен күргәч сез өскә менә торган баскыч янында качкансыз һәм анда ул китүен көтеп 40 минут көтеп торгансыз. Шунана соң, бары тик ул чыккач кына, сез әби янына яңадан 15 минутка кереп чыккансыз. Бик сәер, үзегезгә дә шулай тоелмыймы? Бәлки качып торыр өчен сезнең тагын ниндидер шәхси сәбәбләрегез булгандыр? Нинди максатка ирешергә теләдегез?

– Кереп чыксам соң?! Ни булсын? Мин бары тик онытылган орденнар артын кереп чыктым! – Данисның үз-үзенең ачуында батып, берни уйламый иде. Ә Кәримә шул вакытта кулын күтәреп үз сүзен дә кертергә теләде:

– Шул әбинең әтисенең бик кадерләп саклаган сугыш орденнарымы? Ул бит аларга беркайчанда тиергә дә рөхсәт бирми иде.. – Хәкимнәр бу сүзләргә дә игътибар иттеләр.

– Ә нәрсә монда гаҗәпләнергә? Мин бит аның оныгы, җыештыру һәм пешерү өчен генә кирәк күрше ахмак кыз түгел бит! Ха-ха!

– Абдуллин Данис, үз-үзегезне тота белегез! Хәзер суд фикерләшү өчен һәм хөкем чыгару өчен китә. Суд залыннан чыгырга рөхсәт бирелә, әмма 20 минуттан без сезне яңадан монда көтәбез. – Шул сүзләрдән соң трибунал китте. Кәримәнең гомерендә иң авыр минутлар да узып китте һәм хәзер тынычлап сулыш алып була. Камил аның җилкәсенә кулын куеп йомшак кына кочаклады.

– Борчылма, без икебез дә үз-үзебезне яхшы яктан күрсәттек. Иң куркынычы артта калды. Киттек, бәлки син миңа үзеңне кофе белән сыйларга рөхсәт бирерсең? – Кәримә моңа көлеп алдыда, Камил белән чыгып киткәндә ишекне дөмп иттереп ябып, Данисны суд залында ялгыз калдырды.

Данис үзенең гамәлләре үлемгә китерер икәнен алдан белә алган, ләкин мона җитәрлек әһәмият бирмәгәнгә, барсын да шулай калдырган өчен, шулай ук мөлкәт урлаганга, аны 3 еллык мәҗбүри эшләргә һәм 4 ел төрмәдә утырырга хөкем иттеләр.

– Зөфәрова Кәримә сезнең монда килеүгезне сорыйм. – эш беткәннән соң, хәким Кәримәне үзе янына чакырды. Ул гаҗәпләнсә дә, тиз генә аның янына басты. – Монда Данис алып килгән вәсыятътә шулай ук сезгә адреслаган хат бар. – кызга хат тапшырып суд залыннан чыгып китте.

– Әллә хатны ачып та карамыйсыңмы? Әйдә, миңа үземә дә кызык! – дигәч, Кәримә вәсыятъне Камилгә тапшырды, ә үзе, ипләп кенә конверттагы хатны алды. Бер мизгел аның йөрәк тибеше туктап калган кебк булды –гаҗәпләнүе шулкадәр зур иде..

“Исәнме, балакаем, күршекәем Кәримэ.

Син минем бу хатны укыйсың… Димәк мин инде бу дөньядан бакыйлыкка кучкәнмен.

Сиңа үземнең соңгы сүзләремне, теләкләремне җиткерәсем килә. Шундый инде ул, йөрәк чире, һәм мин үлеп китергә гел әзер идем. Юк, минем үләсем килми иде, ләкин тормыш ул ела та да, түземлеккә дә өйрәтә, аның бигрәк тиз үтүен дә күрсәтә ул. Беркем булмас, гел яныңда тормас шул, шундый тормыш – кем килә дә, кем китә. Хәер, ләкин иң мөһимен онытма, син берүзең түгел, кешеләр бит дөнья! (әмма шул кешеләрме алар?) Тикшермичә калма, ә әгәр югалсаң, тукта һәм тирә-юнеңә яңадан кара. Син белгәнеңчә, минем кызым юк. Ике улым, оныкларым да малайлар. Һәм мин, Кәримә, сиңа карап торганда “минем кызым, балакаем, назкаем” дигән, җылы уйлар күңелемдә туа иде. Син миңа карата hәрчак мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле булдың, узенен ярдәменнән ташламадын, мине «бала урынына» карадың. Беркайчан да моны югалтма. Син академияне уңышлы бетереп, чын яхшы белгеч булырсың дип, өметләнеп калам. Синең белән аралашкан барлык кешегә бәхет елмайгандыр… Барлык теләгән теләкләрен тормышка ашсын, сиңа бары бәхет-шатлык, куанычлар генә теләп калам. Тагын, сиңа буләк итеп васыятемдә, үземнең алтын алкаларымны һәм башка зәркән бизәнү әйберләрен калдырам.

Киләчәктә дә синең бәхет-шатлык куанычлар белән, бәрәкәтле тормышта яшәвеңне теләп, Гөлмәрьям әбиең.”

– Рәхмәт әбием, мин синең сүзләреңне үлемгә кадәр йөрәк түрендә саклап, хәтеремнән бер кайчан да чыгармам.. Син теге дөньяда да бәхет таптың дип ышанып калам. Саубул әбекәем, мин атлыйм алга, бәхетле киләчәккә… – һәм ул күз төбендә җыелган күз яшьләрен себерде дә, ышанычлы адым белән, бары тик алга гына барырга, вәгъдә бирде.

Махмутова Камиля Ильгизовна
Страна: Россия
Город: Казань