Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем башкалам

Минем башкалам

Җиктереп пар ат,  Казанга туп-туры киттем карап…

Г.Тукай

Бөек шагыйрь әйткән кебек,

Башкалабыз Казанга

Пар атларда бармыйбыз.

Утырабыз да китәбез –

Машинадан калмыйбыз.

Килеп кергәч тә Казанга,

Күңел ашкына алга.

Казан кирмәнен күрергә,

Тарих дәрьясында  йөрергә.

Ераклардан балкып тора

Мәчетебез –  Кол  Шәриф,

Сөембикә манарасы –

Тарихи мирасыбыз ул.

Ерак гасырлардан дәшә сыман

Безгә горур Сөембикәбез.

Без тарихны онытырга тиеш түгел!

Халкым минем, телне саклыйк без!

Еракларга китсәм, чакырып ала

Мәгърур Казан кирмәне.

Барган саен матурлана бара,

Горурланырлыгы бар аның!

Казанга килгән кунаклар

Монда килми китмиләр.

Казанның үзәге ул

Татарның йөрәге ул.

Мең елдан артык тарихлы

Казаным  бар  бит минем.

Горурланып әйтә алам:

Туган җирем ул минем!

Мукминова Айзиля Азатовна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2006
Страна: Россия