XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин Ватанымны яратам

Мин Ватанымны яратам,

Гашыйк туган җиремә.

Байлыкларын мин аның,

Күрә беләм хәзердән.

 

Күз алдымда бай табигать:

Шау-гөр килгән калын урманнар,

Иксез-чиксез чиста күлләр,

Анда дөнья күргән җанварлар

 

Кадерен бел,балам,төре җанның,

Әниемнең изге сүзләре.

Мин рәнҗетмим бу дөньяда,

Ни бер кошны,ни бер бөҗәкне.

 

Без йөрибез җирне таптап,

Карамыйча кайда басканны.

Аңламыйча аяк астыбызда,

Күпме байлык ятканны!

 

Сакла дустым,җирне,табигатьне!

Ул саксызлыктан югала.

Күпме байлык,күпме төре җан,

Кеше аягы астында таптала…

 

 

 

Хабибуллина Аделя Артуровна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск