Принято заявок
801

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин — татар!

Мин — татар,

чөнки һәркөн иртән үз телемдә

Әнкәм сөеп уята.

Матур теләк, дога белән

Әбкәм өйдән озата.

Мин — татар,

чөнки милли моңнар

Күңелләрне юата.

Ярсып елаган баланы

Бишек җыры туктата.

Уңган-булган татар халкы

Укымышлы, зыялы!

Телен, илен саклап калу

Бүген аның хыялы…

Халкымның авыр язмышы

Уйлата да, әрнетә.

Тукай бетсә, Җәлил бетсә

Телем һәм илем бетә!

Ник тияләр телебезгә?

Кемгә бар моннан файда?!

Иле өчен җан атучы

Көрәшүчеләр кайда?

Мин — татар, чөнки тәүге сүзне Әйткәнмен туган телдә!

Тукай шигырьләрен укыйм

Матур татар телендә.

Татар илендә яшим мин,

Татарча сөйлим, җырлыйм.

Язмышыма рәхмәт укып

Мин бәхетле дип уйлыйм.

Ни өчен дип сорасагыз,

Җавап бирәм татарча:

Мин — кечкенә патриот,

Булдыра алмыйм башкача!

Валиева Айсылу Рамисовна
Страна: Россия
Город: Мамадыш