Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Мин- татар кызы».

Мин- татар кызы.

Туган телемдә сөйләшәм

Татарча, матур итеп.

Яратып-сөеп эндәшәм

Әти-әнием диеп.

Шулай күркәм сөйләшергә

Кем өйрәтте дисезме?

Билгеле, әнием минем,

Сез аны беләсезме?

Татар теленә өйрәтә

Минем дусларымны да.

Кызыклы да, күңелле дә

Безнең тел дәресендә.

Сезгә дә эндәшәм, дуслар:

Үз телегезне белегез!

Татар кызы мин диеп

Горурланып йөрегез!

Диляра Гайсина Эдуардовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 13.02.2009
Место учебы: МБОУ "СОШ№!"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Чистопольский муниципальный район
Город: Чистополь