Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин нык булырга тиеш…

Рәниф абый Шәриповнын

Тормыш юлы гыйбрәтле,

Иҗат җимеше- шигырьләре

Халкым өчен кыйммәтле.

Һәрчак кызыксынып торам

Аның иҗаты белән.

Безгә язган шигырьләре,

Поэмалары белән.

Безнең кебек Рәниф абый

Башта тик малай булган.

Хәрби хезмәткә алынгач

Сигналчы матрос булган.

Командир дәрәҗәсенә

Кадәр кутәрелгән ул…

Шунда язмыш җиле аңа

Килеп бәрелгән дә ул.

Тәүлек буе ачы җилдә

Тору эзсез калмаган,

Оста хәрби сигналчыны

Авыру аяктан еккан.

Шунда котеп торган аны

Тормышның зур сынавы-

Шунда хәл ителгән инде

Аның сыну-сынмавы.

Татарның чын улы бит ул-

Сынамы соң, сынмаган.

Туган җирдән көчләр алып

Иҗатка ул тотынган.

Оман –Оштармада туган,

Субаш-Атыда укыган…

Язмыш бабай таяк белән ,

Бер генә кыйнамаган.

Бүгенге көндә дә шагыйрь

Тырышып иҗат итә.

Аңлаган ул:иҗат мөмкин

Тик туган җирдә генә.

Бүген инде Рәниф абый

Кукмарам горурлыгы.

Тормышны ярата белгән

Халкымның батыр улы.

Михайлов Ленар Геннадьевич
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 07.04.2009
Место учебы: МБОУ "СОШ им.П.Е.Воробьёва с.Нижняя Русь" Кукморского муниципального района Рт
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кукморский муниципальный район
Город: Кукмор