Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мин – милләтемнең киләчәге

   

Милләтемнең киләчәге бит мин

Газизләрдән –газиз баласы,

Алда әле без эшлисе эшләр

Яулыйсы үрләрнең яңасы.

Мин- татармын, газиз милләтемнең

Дәвамчысы килер көннәрдә,

Газиз әнкәм милли җырын көйләп

Юаткандыр безне сөйгәндә.

Шул моңлы милли көйләребезне ,бишек җырларын тыңлап үскәнгәме, мин яшьтән үк шигъри җанлы булып, әдәбиятка тартылып үстем.  Күңелемдә бөреләнеп килүче шигъри хисләрем дә, татарның бөек,мәшһүр шагыйрьләре Тукайлар, Җәлилләр шигъриятен яратуымнан киләдер. Мин -татар кызы. Әнием безне- апам һәм мине- ялгызы гына тәрбияләүгә дә карамастан, милләтебезгә тугърылык сакларга өйрәтте. Туган телемә мәхәббәт уятуда аның өлеше бик зур дип саныйм. Дини гаиләдә тәрбияләнүем, әбиемнең тылсымлы әкиятләре, әниемнең назлы бишек җырлары, татлы сүзләре кечкенәдән күңелемә сеңгән. Әнием дә минем кебек татар милләте өчен җан атучы кешеләрнең берсе- остазым- татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Авыр язмышларга дучар ителгән телем,чукындырулардан качып,үз йөзен саклап калган милләттәшләребез хакында сөйләгәннәрен тыңлап үскәнгәме, кечкенәдән татар җаны,рухы мине үзенә тартты. Мин үземне милләтемнең киләчәге дип саныйм. Һәм шушы юнәлештә актив эшчәнлек алып барам.  Татар язучылары,шагыйрьләре белән очрашуларда катнашам.Бу очрашулардан соң  мин үземдә ниндидер моңарчы булмаган дулкынлану, ышаныч, көч һәм өмет алам.  Шул вакытларда йөрәгемнең:  “Мин бөтен дөньяга танылган данлыклы татар халкының бер баласы бит”, — дип  күкрәгемнән ташып чыгардай булып тибүләрен сүз белән генә әйтеп,аңлатып та бетерә алмыйм.Татар язучылары әсәрләрен яратып укыйм.  Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйм. Ике ел рәттән Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социалогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең  мактаулы хезмәткәре  Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗат бәйгесендә катнашып призлы урыннар яуладым.  Йөрәк хисләремне салып,ана телендә бәян ителгән эшләрем югары бәяләнде. Туган телемдә аралашу, иҗат итү миңа зур мөмкинлекләр бирде. Өч ел рәттән мин “Болгар- Туган тел” лагерында ял итеп,иптәшләрем белән аралашып, чын иҗат дөньясында “кайнап” кайттым. Татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яулыйм. Мәктәбебездә, авыл китапханәсендә  узучы һәр бәйрәм, әдәби чаралар миннән башка узмый. Узем дә шул бәйрәмнәрнең уртасында кайнарга яратам. Сәнгатьле,матур итеп шигырьләр сөйлим. Авылыбыз һәм мәктәп китапханәләрендә узучы сәнгатьле сөйләм конкурсларында призлы урыннар алам. Төрле бәйгеләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашып,үз фикерләремне кыю итеп әйтә белергә өйрәнәм. 9нчы сыйныфта укысам да, мине милләтебез,телебез язмышы  бик борчый. Шагыйрь, Дүәүләт эшлеклесе  Роберт Миңнуллиның тел турында борчылып язган шигырьләрен укып илһамланам. Минем дә аның кебек кыю фикерле, туган теле өчен янып-көеп йөрүче шәхес буласым килә. Бәлки әле мин моңа ирешермен дә. Туган илен сөйгәннәр,теленә,милләтенә хыянәт итмәгәннәр генә шундый бөеклекләргә ирешә ала.   Без — киләчәк буын- булачак әниләр- бүгеннән шул хакта кайгыртмасак, борчылмасак, килер буыннарыбыз маңкортлар булып үсәчәк бит.  Үзебезнең милләт җанлы булуыбызны һәр эшебез,гамәлебез белән расларга тырышыйк.  Мин үзем һәр эшләгән эшемнән мили төсмерләр эзлим,халкыбызның үткәне,бүгенгесе турында китаплардан укып, кат- кат уйланам. Кул эшләре белән утырсам да, иң элек һәр бизәкне күңелем аша уздырам. Безнең татар халкы элек- электән матурлык яраткан, ясалма гөлләргә  артык әһәмият бирмәгән,тәрәз төбен тутырып,берсеннән берсе матур гөлләр үстергән,аны тәрбияләгән. Мин дә матур гөлләр үстерәм. Чәчәк аткан һәр гөлем, күңелемә шифа бирә. Алар янына килеп,яратып сөйләшәм. Алмазлы  чигү дә минем яраткан эшләремнең берсе. Күңел җылысын салып эшләгәндә,искиткеч матур эшләнмәләр тудырырга була. Һәр эшне яратып,күңел биреп башкарырга гына кирәк.  “Кешене  өмет яшәтә”-диләр бит. Бик дөрес сүзләр. Үз алдыңа максат куеп, милләтеңнең киләчәге өчен борчылып яшәгәндә, алга омтылганада,башкаларны да үз артыңнан ияртеп, дөрес юлдан алып барганда һәр эш көткән нәтиҗәне бирер.  Без яшь әле, дип кул кушырып утырсак, килер буыннарга бездән ни калыр сон?  Ә бу хакта уйлана башларга бик вакыт. Тик соңармаска иде….

    Безнең  кебек милли җанлы балалары барда милләтебез киләчәге өметле. Алга бер адым ясагансың икән, кире чигенергә ярамый. Башлаган эшебезне ахырына кадәр,кыю адымнар белән алга алып барыйк. Телебезне,милләтебезне, ата-бабаларыбыздан калган мирасыбызны барлыйк. Аларны саклап калу юнәлешендә башлаган эшләребезне дәвам итик. “ Күмәк эш үрчемле булыр”- ди безнең халык.  Милләт киләчәге мәсьәләсендә дә нәкъ шулай. Без бер милләт халыклары тупланып, бергә- бергә матур эшләр башкарганда,телебезне яратканда, шул телдә камил аралашканда гына уңышка ирешербез. Бедән соң килгән буынга мирас булып- тел калыр. Ә тел ул- тарих. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”.Хак сүзләр.  Телебез язмышы- ул безнең үткәнебез дә,бүгенге көнебез һәм киләчәгебез. Киләчәгебез матур булсын дисәк, туган телебезне саклыйк,яклыйк һәм яратыйк,аның милләтпәвәре булыйк.

 

Гафиятова Ильзия Ильшатовна
Страна: Россия