Бисмилләәһир- рахмәәнир- рахииим.
Һәрвакытта ислам динебезне вә телебезне өйрәнергә теләячәкбез һәм телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз…
( Садри Максуди )
Киләчәгебез безнең бары тик Аллаһы Тәгалә кулында гына. Милләтебезнең яшәве, көче — Бөек Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәүдә.
Кешенең җирдә яшәвенең төп максатын Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә – тормышта безгә юл күрсәтүче итеп Үзе иңдергән китапта ачыклап бирә. Ул максат – үзен бу дөньяга бар кылучыга гыйбадәт кылу. Җирдә яшәгән чагында аралашкан кешеләр һәм кичергән вакыйгалар безнең өчен фани дөньяда үтәргә тиешле сынаулар. Һәр кеше әнә шул сынау юлын үткән чорда үзенең бөтен гамәлләре өчен җавап бирәчәк, алар Аллаһы Тәгалә кушканнарга туры килергә тиеш. Шул чагында гына кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт – шәфкатен һәм ахирәттә җәннәтле буласына өмет итә ала. Моның өчен кеше Аның кушканнарына буйсынырга һәм рөхсәт иткәннәрдән тайпылмаска тиеш. Әмма күпләр, шул исәптән яшьтәшләрем, яшәүләренең чын максаты турында фикер йөртмәскә тырышып, бу тормышның ялган кыйммәтләре турында хыялланалар; телебезгә, динебезгә һәм милләтебезгә карата искиткеч битарафлыкта яши бирәләр. Бу – динсез тәрбия нәтиҗәсе. “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек”, — дигән мәгърифәтче, галим Ризаэтдин Фәхретдин. Тәрбиясез кешеләрдән хәерле, изге эшләр көтеп булмый. Алар, дөньяны рәхәт һәм күңелле үткәрер өчен, Аллаһтан курыкмыйча, һәртөрле усаллыклар эшли алалар. Ә иманлы кешеләр үзләренә, гаиләләренә, күрше һәм танышларына, ватан һәм милләтләренә тугрылыклы булалар, башка кешеләргә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтәләр. Димәк, ил алдындагы, милләт алдындагы вазыйфаны кешелек вазыйфалары арасындагы иң олысы итеп күтәргән ныклы нигез – ул дин.
Динле һәм әхлаклы булып үсүебез, гореф – гадәтләребезне өйрәнеп, милли тойгылар белән яшәвебез – безнең әманәтебез , бурычыбыз. Аллаһы Тәгалә, әгәр теләсә, бөтен кешеләрне бер кавем, бер милләт итеп яратыр иде. Ләкин Ул безне төрле милләт вәкилләре итеп барлыкка китергән. Изге Китабында Ул әйтә: “ Әй кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп бар кылдык һәм сезне кавемнәр вә кабиләләр иттек, бер – берегез белән яхшы мөгамәләдә булып, танышып яшәвегез өчен. Дөреслектә, сезнең Аллаһ хозурында иң хөрмәтлегез – Аллаһтан иң күп куркып, гөнаһлардан сакланучыгыздыр, Аллаһ – Белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар”. ( Әл – Хүҗүрат, 49/13 )
Дөньядагы милләтләрнең төрлелегендә, гореф – гадәтләрнең үзгә булуында, сөйләшкән телләренең бер — берсеннән аерылуында хикмәт бар! Шуңа күрә, без Аллаһы Тәгалә ихтиярына буйсынып, башка милләтләргә хөрмәт белән карарга; үзебезнекен яратып, аңа хезмәт итәргә тиешбез.
Милләт тормышында кешенең холкы, үз – үзен тотышы элек – электән әһәмиятле урын алып торган. Халкыбыз яхшы кеше төшенчәсен яхшы холык белән тәңгәл күргән. Юкка гына ”Кешенең холкы күркәм булса – тереклеге хуш була, холкы явыз булса – тереклеге буш була “, дип әйтмәгәннәр. Милләтне ярату, үз халкыңның гореф – гадәтләрен үтәү кешене күркәм холыклы, әхлаклы итә.
Татар гаиләләрендә үз нәселеңнең тарихын белү, буыннар чылбырын өзмәү теләге буыннан – буынга күчеп, нәселнең ныклыгын, әхлагын саклап тора. Ватаныбыз һәм милләтебез каршындагы төп вазыйфаларыбыз: дәүләтебез кануннарын хөрмәт итү; хөкүмәт таләп иткән салымнарны түләү; ватанны дошманнардан саклау; милләтнең динен кайгырту; милләтнең телен, мәдәниятен, гореф – гадәтләрен саклау һәм үстерү; һәрбер кешенең хакын хаклау; кешеләрнең уй – фикерләренә һәм ышануларына хөрмәт белән карау; кешеләрнең дөрес фикерләре белән килешеп, дөрес булмаганнарына нигезле җавап биреп, һәр кеше өчен дә уртак булган хакыйкатьне аңлату; һәрбер кешенең намусына хөрмәт белән карау, кешене хаксызга рәнҗетмәү; яла ягу, гайбәт сөйләү, сүз йөртү, мыскыл иту кебек хәрамнәрдән саклану; кешеләрнең малына кул сузмау, аларга зарар китермәү.
“ Ватанны ярату – иманнан”, дигән Пәйгамбәребез ( с.г.в.с. ). Аллаһка мәхәббәт белән янган ихлас мөэмин кеше үзенең теге яки бу милләт вәкиле булганы өчен Раббысына шөкер итә.
Мин инде үз тарафымнан, милләтем белән, туган телем – татар телем белән горурланам ! Туган телемне, яшәгән җирем — авылымны яратам. Үземнең әдәбем,тырышып укуым белән әти – әнием, укытучыларым, милләтем алдында җаваплылык тоям.
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын. ( Нури Арсланов )