XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин мәктәпкә җыенам.

Эшлисе эшләр барсы да

Иртән торгач башлана.

Җитешәм торып басарга,

Тик өлгермим башкага.

Вакыт тиккә үтеп китә,

Әнинең эшен көтеп.

Ул эшләргә җитешкәнче

Вакыт тиз китә үтеп.

Көтәм башта әниемнең

Чәчне тарап үргәнен,

Менә тагын көтеп торам:

Җыештыра бүлмәмне.

Өстәл янында көтәсең

Ботка бүлеп биргәнен,

Көтә-көтә арып бетәм

Чәй ясап китергәнен.

Мәктәпкә киттем дигәндә

Сандали кая киткән?

— Әни, карап-табып бирче,

Ә сумкам кайда микән?

Әлифбаны ачыйм дисәм-

Китабым өйдә калган.

Моңа да Әни гаепле,

Ул карамаган алдан.

Языйм дисәм, каләмем юк,

Ул да онтылып калган.

Ник бу әсбаплар мәктәпкә

Бармыйлар икән алдан..?!

Мин уйладым: болай булмый,

Бу гадәтемне ташлыйм,

Иртәгәдән барысын да

Үзем башкара башлыйм!!!

Айназ Шамсутдинова Айратовна
Страна: Россия
Город: Муслюмово