XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мин көзләрне яратам

Мин көзләрне яратам

 

Илемдә алтын көз бүген

Көткәнне каян белгән.

Күрче, аяк асларына

Алтын яфрак сибелгән!

 

Көзге урман дәшә сине,

Алтын таҗдан каеннар.

Миләш тәлгәшләрен суза,

Баланы сине сыйлар.

 

Һәр кешенең үз фикере,

Фасылларга карата.

Дөньяда сентябрь бүген,

Мин көзләрне яратам!

Ситдиков Динар Ильдарович
Страна: Россия
Город: Лениногорск