Нигә иртә тордың, диеп,
Сезме сорау бирүче?
Горурланып җавап бирәм:
Мин бит бүген – көтүче.
«Тор, кызым», — дип, әбием дәшкәч,
Шунда ук сикереп тордым.
Тиз-тиз генә ашап алдым,
Бит-кулларымны юдым.
Озын чыбыркымны асып,
Чыгып киттем урамга.
Әнә, күпме кеше чыккан,
Сыерларын куарга.
Барысы да мине мактый,
«Зур үскән бу кыз», — диләр.
Көннәр матур торсын, диеп,
Теләкләрен телиләр.
Горур атлап китеп бардым,
Мин бит бүген көтүче.
Үгез хәтле үгезне дә,
Үз артымнан йөртүче.