Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мин гади малай түгел!

Мин гади малай түгел лә!

Күңелем тулы шигырь.

Усал буласы килсә дә,

Барып чыкмый шул никтер.

Этләрнең башын сыйпасам,

Песине кочып сөям.

Хайваннарны рәнҗетсәләр,

Кеше булыгыз, диям.

Явызлык бит адым саен,

Мәрхәмәт җитми кайчак.

Вакытында аңламасак,

Икеләтә кайтачак.

Яхшылык эшләү теләге

Яшәү девизы булсын!

Бер рәхмәтнең мең савабы

Саклап йөртер көнозын.

Кояшка елмая белик,

Салават күперенә.

Табигать ачкыч таба ул

Һәркемнең күңеленә.

Мин гади авыл малае,

Шигырьдә эчке дөньям.

Гаделлек белән яшәргә

Үземә максат куям.

Ханнанов Фаниль Фаилевич
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 06.03.2008
Место учебы: МБОУ "Кубяковская СОШ" Муслюмовского МР РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Муслюмовский муниципальный район
Город: д.Октябрь