Мин – булачак укытучы.
Җир йөзендә ничәмә төрле һөнәр бар, алар бик күп төрле. Һәр кеше үзенең характерына, кызыксынуына карап алдагы тормышында шөгелләнү өчен юл сайлый һәм үз белгечлеген тулысынча үзләштерергә зур көч сала. Һөнәрләрнең иң асылы, минемчә, ул укытучы һөнәре, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Табиб та, иген үстерүче дә, сатучы да аның олы исеме алдында баш ия. Укытучы булу бар кешегә дә насыйп булмый, чөнки аның өчен сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп ителә. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты һәм киң күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Тормыш булгач нинди хәлләр генә булмый: кайчак бар дөньяны моңсулык каплап алган кебек була, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете бирүче ниндидер серле нур керә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерүче, юл күрсәтүче кеше кирәк. Минемчә, шуларның берсе укытучы.
Укытучы – катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Укытучы!Бу һөнәр белән мавыгу минем кечкенәдән килә: курчакларны беррәттән тезеп санарга, хәрефләрне танырга, язырга өйрәтә идем. Ә аннан инде бертуган энемне уку-язуга өйрәтә башладым. Мәктәп вакытында район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булдым. Тырышлыкларым юкка үтми, теләгемне тормышка ашырырга зур кызыксыну һәм тырышлык белән тотынам. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерергә булам.
Хәзерге заманда укытучы хезмәтенә тугры калучылар көннән-көн кими. Ә чын укытучы үзенең яраткан эшенә вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмый, һәрбер дәресне үткәрер өчен зур көч сала. Сабыр һәм түземле кешеләр алар. Курсдашларым арасында еш кына шундый фикер ишеткәнем бар: “Кеше баласы белән интеккәнче”, — диләр. Ә чыннан да укытучы булырга хыялланганнар, шушы игелекле һөнәргә тормышын багышларга әзерләр бик сирәк. Ләкин мин бу фикер белән бөтенләй килешмим. Укытучы нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала үсеп җиткәч, алган белемен, тәрбиясен кулланып, халкына хезмәт итә. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучылар белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый һәм зур тормышка чыгаручы, баланың киләчәгенә юл салганда зур роль уйнаучы кеше.
Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, яңалыклардан калышмаска, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!