Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин болай булыр дип уйламаган идем

Мин болай булыр диеп уйламаган идем…

Мин чыннан да болай булыр диеп уйламаган идем. Ләкин минем теләкләрем барысын да үзгәртте.

Чын дөресен әйткәндә, мин телефон белән күптән түгел генә мавыга башладым. Ләкин шушы нәрсә кулыма килеп эләккәннән соң, минем бар буш вакытым аңа китте. Әлбәттә, беренче тапкыр һәрвакыт кызык: телисең-кино кара, телисең — рәсем яса, телисең- уен уйна. Әйе, телефонның мөмкинлекләре чиксез. Һәм менә бервакыт без көтеп алынган каникуллар җитеп, минем белән бер хәл булды. Мин сез ул хәлне ничек кабул итәрсез икәнен белмим, әмма шушы вакыйга мине телефон дөньясыннан кире кайтарды.

-Өстәл артында булса да телефонга текәлеп утырма инде , — диде әни. – Мин исә теләмичә генә инстаграм битеннән чыгып, боткамны ашарга керештем.

-Көне-төне шунда карап утырасың, күзләрең бетә бит инде!

Минем: “Ә нәрсәгә алайса сез миңа телефон алдыгыз”-, дип өстисе килде, ләкин мин бу сүзләрдән баш тарттым. Ә сәбәбе монда түгел икәнен яхшы аңлый идем. Әлбәттә, әти-әни миңа телефонны, мин анда көне буе утырыр өчен, алмадылар. Ә алар белән аралашыр өчен, азмы-күпме файдалы мәгьлүмат табар өчен алдылар. Әйткәнемчә, мин моны аңласам да, бу сүзләрнең дөреслеге белән килешергә теләмәдем.

-Ярты каникулларыгыз үтте инде, ә без бераз булса да табигатькә чыгып кермәдек әле, — диде әни һәм кәефе күтәрелеп елмаеп куйды. –Беләсеңме, Радик, мин менә урманга барырга телим. Анда хәзер матурдыр, ә?

-Шулайдыр инде…

-Әйе, әни! Мин дә күптән сездән сорамакчы идем урманга барып кайтырга!-дип хыялланып әйтте апа. Анда хәзер бөтен җир ямь-яшел һәм шу-у-ндый матур!

-Барып кайтыгыз шул, Ризидә, монда һаман эшләп кенә ятып булмый.Эш бетми ул, саф һавада бераз ял итеп алу начарга булмас,- диеп килеште дәү әни.

-Соң син дә бар безнең белән, дәү әни,- дип әйттем мин аңа,- сиңа да һава кирәк ич.

-Нинди һава? Миңа өйдә дә рәхәт.

-Юк инде, болай булмый, син дә бар!

-Ә мин дә сезнең белән барсам, кайткан төшегезгә кем пицца пешереп куя?

-Ярар инде, алайса. Ләкин, пиццага гөмбәне артык күп салма!

Менә шулай без икенче көнне урманга барып кайтырга килештек. Әлбәттә инде, иртүк торып түгел, ә кичкә табарак, җәй кояшы бераз сүрелгәч, барырга булдык. Ә мин әнинең кәефен төшермәс өчен “килешү”дән соң телефонга кагылмаска тырыштым.

Дөресен генә әйткәндә, бу шактый кыен булып чыкты. “Килешүне” без өйлә намазы вакытында төзедек. Һәм шул вакыттан башлап мин көннен калган яртысын телефонсыз үткәрергә тиеш идем. Әгәр элеккеге “телефонсыз” Нәзиләдән: ”Син нишлисең ?- диеп сорасалар, мин йөз төрле җавап әйтер идем: уйныйм, китап укыйм, сәпиттә йөрим, рәсем ясыйм… Ләкин хәзер минем башыма бер уй да килмәде. Чөнки мин бу вакытта , гадәттә, телефонда утыра идем. Шуңа күрә мин аннан ераграк китәргә булдым. Безнең бүлмәгә йөгереп кердем дә, кулыма эләккән беренче китапны алып укый башладым. Һәм шунысы кызык, мин “телефонлы” булгач, китабымны укып бетермәгән булганмын икән. Барлык игътибарымны замана техникасына юнәлткәч, онытылды бу китап. Ә мин, гадәттә, башлаган әйберне укып бетерергә яратам. Шуңа күрә хәзер, кайчандыр эшләнеп бетмәгән эшне бетерергә булдым. Ялгыз калган китап кыстыргычын алып:

-Менә синең белән дә күрешер көнебез килеп җитте инде, дускай,-дидем дә -аны яныма алып куйдым.

…Бер-ике сәгатьтән китапның соңгы битенең, соңгы сүзен укып бетердем. “Тагын нәрсә эшлим икән?”- диеп аптырап йөргәндә, дәү әни:

-Кызым, анаңа булыш әле,- диеп бакчага чыгарып җибәрде.

Бакчадагы эш турында сөйләп тә тормам инде. Мунча яктык, кер элдек, су сиптек, алабута чүпләдек, бәрәңге алып мендек һәм тагын мең төрле эш башкардык. Әни бәхетле иде.

Көн ахырында мин телефонның нәрсә икәнен дә оныттым.Көч-хәл белән юынып яттым. Гадәттә, мин йокларга яткач, озак йоклый алмый интегә идем.Тик бу юлы алай булмады. Башымны мендәремә куюга ук серле төшләр дөньясына кереп китүемне сизми дә калдым.

-Әйдә инде тизрәк, сине генә көтеп торабыз ич!- дип кычкыргач, апа кире машинага кереп утырды. Ә мин исә булдыра алган хәтле ашыгып резин итекләремне киеп чаптым.

-Аягыңа нәрсә кидең?-дип сорады әни, — мин машинага кереп утыруга. Мин күрсәттем.

-Әйе, яхшы эшләгәнсең, еланнар килеп чыкса, Алла сакласын! Газизә, ә син?

-Нәрсә?

-Нәрсә кидең аягыңа?

— Ә мин “галуш”!

-Маладис икәнсең.

-Ярар инде, мин анда резин итек таба алдмадым.

-Соң Нәзилә тапкан ич.

-Ә мин соңгысын алдым.

-Әйдәгез инде, — диде әти.

-Ярар, сиңа үземнекен бирермен,- дип әни барысын да хәл итте. Гадәттәгечә.

Әкрен, хәтта сизелми торган гына этелүдән соң без кузгалдык. Урамдагы йортлар, агачлар, бакчалар артта калды, һәм без тар гына сукмактан киң кырларны күзәтеп бардык. Әти машинаны бик ашыктырмады, чөнки, беренчедән, юллар монда бик тигез түгел иде, ә әти машинасын гаиләсен яраткан кебек ярата; икенчедән, бик ашыгып барсаң, мондагы матурлыкны күрми калуың бар. Минем куртка кесәсендәге телефон зыңгылдап алды. Мин күзләремне тәрәзәдән телефонга юнәлттем, һәм шул ук вакыт әнинең тавышы ишеделде:

-Кызым, кара инде тирә-юньдәге матурлыкны, телефон беркая да чыгып качмый бит.

-Ярар, әни,- дип мин телефонны кире алып куйдым.

Күпмедер вакыттан соң без урманга барып җиттек. Ә андагы матурлык! Машинадан чыгуга без урман эченә кереп киттек.Тик бик ерак түгел, адашсак, безне табу авыр булыр.

Ә урман тыныч, серле һәм – матур. Биек агачларның зур-зур ботаклары безнең баш очыбызда. Әкрен генә селкенеп торалар. Яшел яфраклар нидер турында серләшә, аралаша иделәр. Тар гына сукмак нәкъ урман эченә илтә. Эчкәрәк кергән саен, йөрәк дулкынлана һәм катырак тибә башлый. Әгәр кинәт бер агач артыннан шүрәле килеп чыкса? Эчкәрәк кергән саен күбрәк беләсең, күбрәк күрәсең һәм күбрәк ишетәсең шикелле. Хәтта һава да монда башка төрле. Чыннан да монда нидер бар, һәм ул “нидер хәзер миңа карап тора. Мин моны йөрәгем белән сиздем. Кинәт минем баш очыннан зур гына кыш очып китте. Мин шундук башымны өскә күтәреп аның ябалак икәнен белдем. Дөресен генә әйткәндә, мин ябалакны беренче тапкыр шундый якын күрәм.

-Син хәзер йокларга тиеш түгелме?-диеп сорадым мин аннан,- иртә бит әле, караңгы төшмәгән.

Ябалак, әлбәттә, җавап бирмәде. Ул бары тик күрше агачка утырды да юкка чыкты. Мин сискәнеп куйдым.

-Син мине ашарга җыенмыйсыңдыр бит?

Ә җавапка миңа тынлык. Мин күзләремне йомдым һәм тирән сулыш алып, тыңлый башладым. Әнә ерак түгел әнинең тавышы ишетелә…Кайдадыр минем баш очында кош сайрый…Сандугач түгелме икән ул? Белмим…Хәзер минем башым уйларга теләми, ә бары тик урман тылсымы белән бергә бер калырга тели. Һәм бу вакыт мин аңладым. Минем күңелемә ниндидер хис тула башлады. Кинәт минем үксеп елыйсы һәм шул ук вакытта шатланып көләсе килде. Мин нишләргә дә белмичә карашымны күккә юнәлттем һәм… …Җавапны таптым. Ә дөресрәге – күрдем. Мин яшим, һәм мин исән. Бу дөньяда Нәзилә исемле кыз яши. Һәм ул бар. Мин сизәм, уйлыйм, йөгерәм һәм сөйләшәм — миңа гомер бирелгән. Мин белмим — ул гомер кыскамы, озынмы — хәзер мине бу борчымый. Мин яшим икәнлегемне аңладым. Элек моны белгән булсам, хәзер мин моны а ң л а д ы м.

Кайбер кешеләр гомер буе яшәп, үзләренең исән икәнлеген аңламыйлар. Алардан: ”Син исәнме?” — диеп сорасалар, алар: “Әйе, мин исән,”-диеп җавап бирәләр. Ләкин әйткән сүзләренең тирән мәгънәсен белеп, аңламыйча әйтәләр. Ә синең, чыннан да, бу дөньяда барлыгыңны аңлау — ул башка нәрсә. Шушы аңлау ул шул вакытта ук килми, бәлки картлыкта, бала чакта, үсмер яки яшь чакта килергә мөмкин. Күпмедер вакыт яшәп, кинәт үзеңнең бу зур дөньяда барлыгыңны аңласаң, җиде миллиард кеше арасында үзеңне тапсаң, син минем ниләр хис иткәнемне белерсең, мөгаен. Әлбәттә, минем хәзерге сүзләрем бик сәер тоеладыр, килешәм. Ләкин үзенең яшәешен сизгән кеше минем ни әйтергә теләгәнемне белер.

…Тынлыкта мин күзләремне йомып, уйларга бирелеп басып торам. Күңелемне һаман да теге сәер хис тулыландыра. Йомылган күзләремнән кинәт бер тозлы тамчы чыкты да, акрын гына битемне сыйпап җиргә тамды. Юк, мин моны беркемгә дә күрсәтмим, минем уйларым һәм күз яшьләрем монда, караңгы урман эчендә калсын. Мин акрын гына янымдагы каенга сөялеп:

-Күпме сер саклыйсың син, урман. Минем серемне дә саклап саклап калсаң иде…-дидем. Ерактагы агачтагы ябалак ухылдап куйды. Бәлки бу урман телендә “ ярар, дигәнне аңлатадыр? Бәлки, шулайдыр…

-Әти , ә монда бүреләр бармы?

-Бар.

-Ә аюлар бармы?

-Бар.

-Ә дөяләр?

-Күрә белсәң, дөяләр дә бар инде, кызым. Әти ашыкмыйча гына җиләк ашап утыра иде. Белмим, әни ул нәни генә каен җиләге ботагын каян тапкандыр, ләкин бу безнең өчен бик файдалы булып чыкты. Ашыйсы килә бит.

-Әни, син минем телефонымны ала алмыйсыңмы?- дип сорадым мин.

-Кызым, миндә бит үземдә дә кесә юк…Машинага илтеп куй.

-Машина ерак…Ярар инде үземнең кесәмә тыгып торам, төшеп калмас әле.

Мин телефонымны сай гына кесәмә куйдым да апа янына чаптым. Ул хәзер ромашкалар җыя иде.

-Булышыйммы?

-Булыш.Ләкин иң матурларын гына җый. Һәм сабагын кыска калдырма!

-Так точно!

Монда ромашкалар күп иде. Бер кыр ромашка! Шулай әле бер чәчәктән, әле икенчесеннән сикереп йөргәндә, мин ниндидер сәер урынга килеп чыктым. Минем каршыма кипкән бүкән килеп басты. Шактый зур иде ул, минем хәтле. Ә бүкән тирәсендә бер үлән дә, чәчәк тә үсми. Мин шунда ук башкаларны чакырдым:

-Килегез әле! Карагыз! Мин шүрәле йортын таптым!

-Кая?!-дип шунда ук апа килеп җитте. Аның артыннан әни һәм әти.

—Нәзилә, бик якын килмә аның янына!- дип дәште әни.

-Син шүрәледән куркасыңмени?-дидем мин, ләкин аннан ерагайдым.

-Куркам инде! Мин бит Тукай әсәрләрендә үскән…

-Әйдәгез китик моннан. Шүрәле килеп чыкса, дәү әни ясаган пиццаны кем ашый дип уйлыйсыз?

Пицца “сүзен ишеткәч минем эчем богырдый башлады.

-Әйдәгез китик…

-Хәзер мин машинаны алып киләм, көтеп торыгыз.

Ә әти машина янына барганда, без әнигә җиләк җыярга булыштык (аның хәтта савыты булган икән!) Ә моннан соң әти безне башка урынга алып китте.

Бу урын алдарак сөйләгәннән ун тапкыр матуррак булып чыкты.

Күз алдыгызга китереп карагыз әле… Очсыз-кырыйсыз урман читендә нәни генә күл. Шушы кул өстендә кошлар, күбәләкләр оча. Һәм шул серле матурлыкны кояшның кичке нурлары тулыландыра. Хәзер су өсте тыныч кына. Бернәрсә, хәтта җил дә аны борчырга теләми. Кайдадыр еракта, урман эчендә кошлар аңа бишек җыры җырлый…Тынлык…

Мин акрын гына су янына якынайдым. Монда чыннан да ниндидер тылсым бар иде сыман. Үзем йөзә белмәсәм дә, бу күл һаман үзенә тарта иде мине.

-Ә монда су анасы яши,- диеп әйттем мин әнигә.

-Шулай булса су янындагы басма кая?

-Су анасы аны җимергәндер. Башка беркем дә монда йөзәргә килмәсен өчен.

-Ә кая утырып чәч тарый ул алайса?

-Җиргә утырадыр инде!

-Бәлки, шулайдыр…

Бездән ерак түгел апа инде бар хәлгә фотография төшереп йөри иде. Дөрес эшли, монда бит чыннан да истә калдырырлык нәрсә бар. Кинәт урман эченнән әти безне чакырды:

-Килегез әле, карагыз нәрсә таптым!

-Кайда соң син?- дип сорады әни.

-Мин монда!

-Ә, аңладым!

Әтинең тавышы бездән ерак түгел яңгырады, шуңа безгә озак эзләргә туры килмәде. Әти безне юкка гына чакырмаган, ул тапкан нәрсә ландыш чәчәкләре булып чыкты!

-Башта өзеп сезгә алып килмәкче идем,-ди әти,- ә аннан соң аларның “Кызыл китап”ка кертелгәнен искә төшердем.

-“Кызыл китапка”?- апаның күзләре шар булды,- безнең урманда шундый чәчәкләр үсә икәнен белмәдем иде…

-Ә мин белдем!- дип мактандым мин.

-Әле ярый эзмәгәнсең, Радик.

-Әйе…

Кинәт ниндидер сәер тавыш ишетелде. Без барыбыз да танып калдык…Сәер тавыш тагын бер тапкыр яңгыраганнан соң әни инде түзә алмады:

-Радик, монда кабаннар йөриме?

-Йөри инде.

-Ә?!.

-Әйдәгез китик моннан тизрәк!- апа инде борчыла ук башлады.

Аллага шөкер — машинага ерак түгел иде. Ут тизлеге белән без күл яныннан йөгереп үттек тә, тиз-тиз киттек моннан. Мин су янында сукмакта эт эзләре күрдем… Ә бәлки ул хәтта бүре эзләре дә булгандыр.

-Радик, кабаннар тиз йөгерәме?

-Машинаны куып тота алмаслар инде, борчылма.

Урманнан без төн җиткәч кенә кайтып төштек. Күк йөзенә инде йолдызлар сибелгән иде. Алар күңелле итеп җемелди- җемелди безгә сәлам бирделәр.

Машинадан чыгарга җыенганда мин әнидән:

-Әни…Минем телефоным синдәме?-дип сорады.

-Миңа бирмәдең ич инде! Ник? Югалттыңмы әллә?- дип үз чиратында куркып сорады әни.

-Белмим…

Без барыбыз да шунда ук машинадан эзли башладык! Хәтта бер- беребезнең кесәләребездән дә карадык. Ләкин юк, минем телефон чыннан да югалды. Һәм мин аны урман аланнарының берсендә төшереп җибәргәнмен ахрысы.

-Нәзилә, син аны урманга алып бардың инде , ә..

-Әйе.

-Шунда төшеп калган инде ул, димәк,- моны әни әтигә борылып әйтте,- нишлибез инде хәзер, Радик?

-Нишлибез инде- эзлибез, тагын нишләп була?

-Хәзер барып файда юктыр инде анда?

-Иртәгә иртән үк барып кайтсак буламы икән?

-Була, Аллаһ боерса.

-Алайса иртәгә иртән торырга кирәк була инде.

Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем. Күзләрем акрын гына яшьләр белән тула башлады. Мин хәзер елап җибәрәчәгемне сиздем дә, тиз-тиз машинадан өйгә йөгердем.

Караңгы бүлмәбездә мин бер ялгызым идем, шуңа күрә монда еларга курыкмадым. Күпмедер вакыттан соң әни белән дәү әнинең тавышын ишеттем. Дәү әнинең ничек итеп :”Ә?!” диеп кычкырып җибәрүен ишеткәч, мин тагын да куркып, еларга теләдем. Бүлмәгә апам керде. Ул бер ни дә әйтмәде, ә бары тик яныма утырды да кочаклап алды. Мин:

-Апа, минем телефон яңгыр астында калса, әгәр без аны таба алмасак?-диеп сорарга тотындым.

-Борчылма инде, Нәзилә. Табабыз без аны. Иртәгә син дә безнең белән бар, яме. Синсез без аны таба алмыйбыз, — диде ул.

Мин моны болай да аңлый идем, әлбәттә. Шуңа күрә бик шаккатмадым.

Күпмедер вакыттан соң безнең бүлмәгә әни керде һәм тыныч тавыш белән:

-Елыйсыңмы әллә?Син нәрсә инде, кызым, борчылма! Менә икенче андый җирләргә алып бармассың инде,-диеп ул мине кочаклады.- Курыкма син, Аллаһ безгә булыша, син аннан сора гына, яме.

Мин : “Ярар”, дип әнинең кочагында тынычлана башладым. Әни белә бит ул, һәрвакыт дөресен әйтә.

-Син хәзер йокларга ят, иртә торасы авыр булачак алайса.

Мин аны тыңладым һәм юынып яттым. Ләкин озак йоклый алмадым, чөнки минем башыма һаман уйлар керә торды. Бу уйлар: “Ә без аны таба алмасак? Ә дөрес җиргә килеп чыкмасак?- дигән уйлар түгел иде нишләптер. Минем башыма кергән уйлар болайрак яңгырый: “ Ә, бәлки, Аллаһ Тәгалә минем телефонымны юкка гына урман эчендә калдырмагандыр? Бәлки, мин чыннан да артык күп вакытны Интернетта үткәрәмдер?” Уйларның күплегеннән минем хәтта башым әйләнә башлады. Тизрәк йоклап китәр өчен мин башымны уйлардан арындырып меңнән бергә кадәр кимү тәртибендә саный башладым. Кайвакыт бу булыша иде. Һәм мин акрынлап төшләр иленә кереп киттем.

Иртә белән мине әтинең йомшак тавышы уятты.

-Кызым, тор әйдә, барабыз.

Мин кичә ниләр булганны искә төшергәч, күзләремне ачып, торып утырдым.

-Ә сәгать ничә?

-Җиденче ярты.

Мин торып юынырга киттем. Барысы да аяк өстендә иде. Чынлап та, мин генә йоклап яткан идемме икән? Юынып чыккач, киенергә йөгердем. Булдырган хәтле ашыгып машинага чыгып чаптым — барысы да мине көтәләр иде.

Машина тәрәзәсеннән таныш кырлар күренә башлагач, мин дулкынлана башладым. Әнинең: ”Кайдан эзли башлыйбыз?”-дигән соравын да икенче тапкыр әйткәч кенә ишеттем.

-Башта су анасы янына барыйк.

-Кая?- аңламады әти.

-Син ландышлар тапкан җирдә.

Бара-бара кырлар сирәгәеп, урман башланды. Кечкенә күлгә кадәр ерак калмады. Таныш агачлар артыннан күл дә килеп чыкты. Ул бер дә үзгәрмәгән. Бары тик иртәнге кояш нурлары гына аны тагын да матурайтып җибәргән.

Машина туктагач ук без чыгып эзли башладык. Мин үземнең кичә кайларда йөргәннәремне искә төшерә- төшерә, әле монда , әле тегендә чабып йөрдем.

-Суга төшеп китмәгәндер инде ул ә?- ишетелде апаның тавышы.

-Юк, мин бит су янында якын йөрмәдем.

Эзләнү тагын ярты сәгатьләп вакытны алды. Без һәрбер яфракны тикшерә-тикшерә нәрсә эзләгәнебезне дә оныта яздык. Ләкин күмпе генә тырышсак та, телефон табылмады.

-Өметеңне югалтма, -диде әти, -без әле җиләк урынын карамаган бит.

-Шүрәле йортынмы?

-Әйе.

“Шүрәле йортына” барып җитү күп вакытны алмады. Машинадан чыгуга без шунда юнәлдек. Җиләк урынын табу авыр түгел иде.Ә аның янында теге кипкән бүкән урнашкан. Мин ашыкмыйча гына эзләргә тотындым. Чөнки бу минем соңгы өметем иде.

Күпмедер вакыттан соң әни тавышы ишетелде:

-Тапмадыгызмы?

-Юк…

-Минем сүрә исемә төште,- диде әни. –“Әр-Рахмән” сүрәсе. Югалган әйберне табар өчен укыла ул. Миңа ул кайчан гына укысам да , булыша, бәлки хәзер дә…

“Кайда соң ул?-дип уйладым мин.- Әгәр тапсам, бүтән беркайчан да телефонда озак утырмаска вагъдә итәм!”

Мин башымны өскә күтәрдем һәм үземнән ерак түгел бер агачта кичәге дустымны – ябалакны күрдем. Ботаклар арасында ул күренми дә иде, ләкин мин аның күз карашын сизә идем.

-Әррахмә-әән. Галләмәл Куръә-ә-ән!

Ябалак агачтан очып китте. Бу вакыт ромашкалар арасында ниндидер сәер ялтыравык күземә күренде. Якынырак килеп карасам, үз күзләремә үзем ышанмадым: чәчәкләр арасында , үлән өстендә минем телефон ята иде! Мин ут тизлеге белән янына чабып килдем дә , кулымны өскә күтәреп:

-ТАПТЫМ!-дип кычкырдым.

-Әйттем бит,- дип шатлана башлады әни,- ул сүрә һәрвакыт булыша.

Без барыбыз да шат идек. Ә апаның бу вакытта кыяфәте шундыйрак иде: аның мыегы булса, ул аны һичшиксез сыпырып куяр иде.

-Менә, — диде ул миңа, ә син борчылдың.

Ә әти яныма килде килеп:

-Әйдәгез дәү әниегезне мәзәклик?-диде.

-Ничек?

-Телефоннан аңа шалтыратабыз да , чит кеше тавышы белән “Исәнмесез, мин кемнеңдер телефонын таптым, сезнең номерны күреп шалтыратырга булдым,- диябез.

-Әйдәгез.

-Юк инде, сез нәрсә? Әнине алай куркытмагыз инде,-дип каршы чыкты әни.

-Ярар, алайса, дип, без машинага утырып өйгә кайтып киттек.

-Аллага шөкер, таптык бит шуны!-дип әни бар хәлгә дәү әнигә ниләр булганын сөйли.

Без өстәл артына утырып, дәү әнинең кичәге пиццасы белән чәй эчә идек. Гөмбәне чыннан да артык күп салмаган икән!

Ә мин исә бу көннән башлап телефонда артык күп утырмаска тырышам. Чөнки бу дөньяга яшәргә килгәнсең икән, димәк син ЯШӘРГӘ тиеш!

Гирфанова Назиля Радиковна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 29.12.2008
Место учебы: МБОУ "Старочечкабская ООШ Кайбицкого муниципального района"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Кайбицкий муниципальный район
Город: село Старые Чечкабы