Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мин бәхетле

Мин бәхетле бу дөньяда —

Туган җирем булган өчен.

Туган-як шифасы белән

Һәрчак арта минем көчем.

Мин бәхетле бу дөньяда —

Туган илем булган өчен.

Эчәр суым, сулар һавам,

Дәва миңа, иртә- кичен.

Мин бәхетле бу дөньяда —

Туган өйем булган өчен.

Әти-әни янәшәмдә, Туганнарым, якыннарым, терәк миңа һәр эшемдә.

Мин бәхетле бу дөньяда

Бу дөньяга туганыма.

Дөнья миннән бәхетлерәк

Мин дә анда булганыма.

Абдуллина Рамзиля Ильфатовна
Страна: Россия
Город: Старый Менгер