Егет китте фронтка, ә кыз елап,
Озатып калды юллар чатында.
Чиккән кулъяулыгын дүрткә бөкләп,
Сузды аны егет кулына.
Бары өч сүз кулъяулыкны бизи:
«Мин көтәрмен сине!» диелгән.
Күпме сагыш, кайнар күз яшьләре
Шул сүзләргә кушып чигелгән.
Ничә тапкыр егет яу кырында,
Яраланып, җиргә бөгелде…
Күкрәктәге кулъяулыгы гына
«Бирешмә!» дип, аңа көч бирде.
Сугыш тәмам. Җиңү салютлары
Илебезнең күген балкытты.
Кемдер ишек шакый… Кыз йөгерде:
Ул кайтты бит, кайтты солдаты!
Култык таякларын янга куеп,
Күкрәгенә кысты сөйгәнен.
Куен кесәсеннән чыгарды ул,
Бик кадерләп, саклап төргәген:
«Кулъяулыкка чиккән шул өч сүзең
Алып кайтты мине яныңа.
Синең яулык өмет һәм көч бирде
Каршыларга Җиңү таңын да».
Кулъяулыгы белән егет сөртте
Кыз күзеннән шатлык яшьләрен:
«Туган илем саклап, сезне яклап,
Яшен уты булып яшьнәрмен!»
Кич утырып чиккән кулъяулыклар
Өмет салган күпме күңелгә!
Ак күгәрчен булып әверелеп
Оча сыман илем күгендә…
Укытучым.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Дәресләрдә дөнья танырга;
Авырлыклар туса юлларымда,
Курыкмыйча, алга барырга.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Тормыш ямен тоеп яшәргә;
Турылыкны, тугрылыкны яклап,
Яшен уты булып яшьнәргә.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Дөреслекне һәрчак акларга;
Туган җиргә дошман аяк басса,
Корал тотып, илем якларга.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Җылы, матур, йомшак сүзләргә;
Кыенлыклар туса, бирешмәскә,
Нык булырга, һәрчак түзәргә.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Өләшергә бәхет чаткысын;
Ятимнәргә күбрәк бирер идем:
Күңелләрен ныграк яктыртсын.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Дуслык кадерен татып белергә;
Кирәк чакта, ярдәм кулы сузып,
Дустың өчен утка керергә.
Өйрәт әле мине, укытучым,
Авырулардан дәва табарга;
Ялгышмыйча борма юлларында,
Утырырга дөрес арбага!
Укытучым, биргән белемнәрең
Мәңгелеккә калыр аңымда;
Якты йолдыз булып янарсың син
Гомеремнең һәрбер таңында.
Рәхмәт, укытучым! Йөрәгемнең
Түрләрендә синең урының.
Укучылар — заман балалары,
Дәвамчысы туры юлыңның.
Еллар узгач, мин килермен сиңа,
Ак чәчәкләр тотып кулыма.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым,
Маяк булган өчен юлымда!
Әгәр рәссам булсам.
Әгәр рәссам булсам, буяуларның
Сайлар идем бары яктысын:
Ап-ак болыт йөзсен зәңгәр күктә,
Алтын кояш җирне яктыртсын!
Басуларда сары башакларның
Шавы ишетелсен җыр булып;
Яшел болыннарда каен җиләк
Җете кызыл, пешсен ул тулып.
Зәңгәр чишмәләрнең буйларында
Сары улак торсын ялтырап.
Яшел чикерткәсе җырлап йөрсен,
Чишмә моңнарына аптырап.
Салават күпере төсләреннән генә
Булыр иде минем буяулар.
Бар дөньясы көлеп торыр иде,
Капка, өйләр, соры коймалар.
Диңгезләрнең ап-ак ярларына
Йөзеп килсен алсу җилкәннәр.
Кешеләр дә бар да нурлы йөзле,
Бәхет өләшергә килгәннәр.
Чәчәкләрнең сары, ак, зәңгәре,
Кызыллары үссен болында.
Хуш исеннән уйнап, чабып йөрсен
Алмачуар төстә колын да.