XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Менэ тагын сине очраттым.

Менэ тагын сине очраттым.

Кар каплаган тап-тар сукмакта.

Саф сөюдэн янган учагыбыз,

Нахак сүздэн сүнде ул чакта.

Ни өчендер кеше сүзләренә,

Ышандың син,тик мина түгел.

Шул чактагы чарасызлыгымнан,

Бүгенгәчә тынычланмый күңел.

Ышандың син ялган ,нахак сүзгэ,

Гаепләүләр өйдең өстемә.

Аңлатырга күпме тырышсам да,

Ялган диден хәрбер сүземә.

Ләкин сине йөрәк,синең күңел,

Теләмәде мине аңларга.

«Яратамын сине»,дигән сүзем,

Күз яшемнән юылды таңнарда.

Гаепсезлегемә ышанмадың,

Җылы сүзлэр синнән көтсәм дә.

Якын дуслар диеп йөргән дустым,

Каратты шул сине үзенә.

Кеше бәхетен тартып алып кына,

Кем бәхетле булган бу җирдә!?

Сатып алып булмый бәхетләрне,

Алам димә атна,көнлеккә.

Гафу сорап язган күпме хатың,

Ачылмыйча ята өстәлдә.

Рөхсәт сорап тормый нигә хаман,

Син керәсең минем төшләргә?

Гафу итче,зинхар мине дисең,

Мин ялгыштым,бик соң аңладым.

Рөхсәт итсәң иде дәваларга,

Синең йөрэгеңнен яраларын.

Юк, кирәкми,гафу сорап килмә,

Юлларыбыз инде аерылган.

Без барасы юлны кар каплаган,

Бәхет ишекләре ябылган.

Бер киселгән икмәк ябышмый ул,

Үткэннәргә кире кайтмыйлар.

Мәхәббәтнең кадерен белмәгәннәр,

Синең кебек ялгыз атлыйлар.

Узып киттең…калды дөнья тынып,

Сагышлы иде синен күзләрен.

Яшьле күзләр белән озатып калдым,

Ярый әле тик син күрмәдең.

Кар астында калды эзләрең

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел.

1100 елда үтеп китте,

Ислам динен кабул итүгә.

Мәчетләрдә азан тавышлары,

Яңгырап тора,шөкер бүгендә.

Ислам дине,хак мөселман дине,

Яхшылыкка бары өйрәтә.

Ап-ак яулык япкан әбиемнең,

Чиккән альяпкыч билендә.

Татар булып тууыма,

Рәхмәтлемен газиз анама.

Ислам дине мәңге яшәр,

Күчә барыр буын,буынга.

Ислам дине бары яхшылыкка,

Чисталыкка гына өйрәтә.

Рамазан аенда тоткан уразалар ,

Кабул була икән бигрәктә.

Ислам дине безне берләштерә,

Иман нуры иңә күңелгә.

Шөкер ана кылып яши,яши,

Рәхмәт әйтик әйдә бүгендә.

Хаҗ сәфәре кылу насыйп булсын,

Әйткән нәзерләрдә үтәлсен.

Динебезне зурлап,мактап яшик,

Бар мөселман бергә берләшеп.

Хамидуллин Раяз Фидаилевич
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы