Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Медальле кыз

Быелгы җәй вакыйгаларга бик бай булды. Тау төшкәндә велосипедның чылбыры ычкынып, туктый алмыйча Галим абыйларның агач рәшәткәләрен җимереп бакчаларына кереп китүемне, бал корты энәсе кадаганнан соң ике күзем дә шешеп 3 көн буе япон агенты булып йөрүемне, алмага менгәч, алмагач ботагына эленеп калуым кебек вак- төякләрне сөйләп тормыйм. Бәлки газетадан үзегез дә укып белгәнсездер , быел мин “Суга батучыны коткарган өчен” дигән медаль белән бүләкләндем. Медальле кыз дип атыйлар хәзер мине. Хәер, башыннан ук сөйлим әле.

Безнең авыл күле әлләни зур түгел. Тирәнлеге дә инде шуның кадәр генә. Әмма батып була икән. Әле әби:” Берәү таздагы суга батып үлгән”,-ди. Ышанасы килмәсә дә, әби әйткәч, дөрестер инде.

Менә шул күлдә без көне буе су коенабыз. Күршеләргә кунакка кайткан Сәмир 2 нче класста гына укыса да, кыланчык нәрсә икән, безнең авыл малайларын да уздыра. Суга бер чума, бер өскә чыга, үзе авызын ерган да “батам” дип кычкыра, һаман эчкәрәк керә. Башкалар видеога төшергәнгә күрә шулай эшли икән. Берзаман чумды да, чыкмый бу. Әй мактыйлар моны , молодец су астында озак тора диләр . Мин- кызлар булып та, мине уздыручы малай юк иде, бу бала – чагадан каян булсын дип шикләнә башладым.

Йөгереп килеп суга сикердем. Күңелем дөрес сизенгән икән. Сәмир бөтенләй хәрәкәтләнми иде, яр кырыена кадәр өстерәп китердем. Шуннан өстәгеләр тартып алдылар. Тормыш иминлеге нигезләре дәресендә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнгән идек, тиешенчә ясалма сулыш алдырдым. Гәүдәсен күтәреп тезләренә куйган идем, авызыннан бөркелеп су килде, хәйран гына йоткан икән. Бераздан Сәмир күзләрен ачты. Шактый ятты әле ул, хәле нык беткән икән. Аннан инде өйләренә озатып куйдым. Малайлар төшергән видеоларны Сәмирнең әтисенә күрсәттеләр. Ул безгә килеп рәхмәтләр әйтте. Ә икенче көнне өр — яңа велосипед бүләк итте. Малайлар мондый велосипед беркемдә дә юк, бик кыйммәт тора бу, чын спортчыларныкыдыр, диләр. Һәр көнне йөгереп килергә сорыйлар. Бирәм, йөрсеннәр, минем өйдә тагын бер бар ич әле. Шуннан шәһәрдән журналист апа килде. Бер сәгать буе сорау алды. Мәкалә язам ди. Аннан телевидение килде , алар күл буенда тапшыру әзерләде. Берничә көннән соң мине шәһәргә чакырып тантаналы рәвештә медаль тапшырдылар. Гаҗәп, узган ел халыкны шаккттырасы иде, берәр батырлык эшлисе иде дип хыялланып йөргән идем. Берни чыкмады. Баксаң кешеләргә эшләгән яхшылык та, үземә файда калсын дигән максат куймаганда, батырлык була ала икән.

Язды: Шамсутдинова Хәдичә Марат кызы (14.08.2023)

Шамсутдинова Хадиджа Маратовна
Страна: Россия
Город: Казань