Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Матурлыкны күрә белик

Тыныч кына яткан җир өстенә

Ап-ак карлар явып киттеләр.

Җәйләр үтеп көзләр узу белән,

Салкын кышлар килеп җиттеләр.

Быел шундый күп карлар ява,

Бураны да тормый көттереп.

Карда аунап кайткан киемнәрне,

Әни йөри тагын киптереп.

Бала-чага шуа тау башыннан,

Берсен-берсе узып, ярышып.

Дәрестән соң чабып кайтабыз да,

Чыгып чабабыз без узышып.

Кышлар бетәр, матур язлар килер,

Киек кошлар кайтыр сайрашып.

Карлар эреп агар сулар булып

Күлләр тулыр әле шаулашып.

Җәйге матурлыктан ис китәрлек,

Яңгыры да явар яшен яшьнәтеп.

Табигать тә иркен сулап куяр

Ә болыннар китәр яшәреп.

Сабирзянова Динара Ильшатовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 29.09.2008
Место учебы: МБОУ "Гимназия имени Вахитова города Буинска РТ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Буинский муниципальный район
Город: Буинск