Быел, көзге кыр эшләре башалну белән, Казанның бер уку йортыннан безнең авылга бәрәңге уңышын җыеп алыр өчен бер төркем студентлар килделәр. Әмма аларның төркемнәре бер генә булса да, саннары буенча бик шактый иделәр, шуңа күрә аларның бер өлешен тулай торакка, ә калганнарын мәктәп интернатындагы бүлмәләргә урнаштырдылар. Интернат бинасы мәктәптән бераз читтәрәк булганга күрә, иртәнге аштан соң студентларны мәктәп бинасында урнашкан ашханә яныннан ук машиналарга утыртып басуга алып китәләр иде.
Бер көнне шушы мәктәпнең өченче сыйныфында укучы Гүзәл исемле кыз, дәресләр башланырга иртә булу сәбәпле, мәктәп янында җәелеп яткан түм-түгәрәк күл буеннан акрын гына атлап укуга барды. Гүзәлнең иртә килүе әти-әниләренә бәйләнгән, чөнки алар икесе дә шул ук колхозда эшлиләр һәм эшкә бик иртә йөриләр. Кызның өйдә үзе генә каласы килмәгәнлектән кибеткә кадәр әниләренә ияреп бара да, аннары күл буеннан ашыкмый гына мәктәпкә китә. Кайбер көннәрне күрше Дамир да аларга ияреп бара, чөнки аның әнисе дә колхозда сыер савучы булып эшли. Әмма бүген ул чыкмады, бәлки озаграк йоклагандыр. Шуңа күрә бүген Гүзәл күл буеннан үзе генә атлады.
Үзе генә барса да, Гүзәл үзен ялгыз хис итмәде. Менә ул чыпчыклар белән сөйләшә, аларның хәлләрен сорый, үзенең яңалыкларын сөйли. Хәзер аның игътибарын юл буеннан барган песи ала. Ә ул песиләрне ярата. Сыйпап ала, аңа үзенә диеп алган ипи кисәген бирә. Ә кул… Күл нинди матур. Кояш күлне иркәли, аның кечкенә дулкыннары белән уйный. Гүзәл узен бер сихри әкият күлендә итеп хис итә. Эх, яланаяк йөгерәсе иде, ләкин инде салкынча. Кыз үзенең юлын тотты. Шулчак аның күзе су кырыенда ниндидер әйбергә төште. Гүзәл якынрак килде, иелеп алды. Карап торышка кечкенә генә сумкага ошаган иде.
Кыз озак уйлап тормады, тиз генә алды да, сумкасына салып куйды. “Өйгә кайткач карармын, студент кызларының бизәнү әйбередер әле”, дип уйлап куйды. Чөнки кичләрен алар шул тирәдә кайнашалар иде.
Ул көнне Гүзәлнең укуы уку булмады, тизрәк өйгә кайтасы, тапкан әйберне ачып карыйсы килде. Менә күптән көткән кыңгырау чыңлады. Гүзәл китап дәфтәрләрен җыеп букчасына салды да, тиз генә мәктәптән чыгып та йөгерде.
Гадәттә, дәрестән соң алар Дамир белән гел бергә кайталар иде. Ә буген инде кая аны көтеп тору. Гүзәл өенә таба чапты, чапты түгел очты, ул бик ашыкты. Гүзәл өенә кайтып кергәндә су булган иде инде, ләкин ул аны сизмәде. Өстен дә салып тормыйча теге тапкан әйберне ачып карарга булды. Ачып җибәрсә, аның эче тулы акча. Акча… Акча аларга бит бик кирәк. Менә алар хәзер әнисенә яңа пальто алачаклар. Ә әтисенә теге ялтрап торган аяк киеме… Ә Гүзәлгә матур күлмәк, ул бит бу күлмәк турында бик күптәннән хыялланган иде. Әйе, менә ул күлмәкне кия дә, матур күбәләк була, сыйныфтагы барлык кызлар ах итәчәк.
Гүзәл өстен салып киемнәрен урнаштырды. Бер аз капкалап алды, өй эшләрен хәзрләде. Ә йөрәк дөп-дөп, дөп-дөп итте. Шулчак кызның әти-әнисе кайтып керде. Бүген нигәдер алар шундый озак кайткан булып тоелды. Аларны көтә-көтә, Гүзәл арып беткән иде инде, ә йөрәге тагын бераз көтсә чыгып китәрдәй булган иде. Кыз әтисенә каршы йөгерде һәм:
— Мин акча таптым, акча!!! Без хәзер бай!- дип кычкырды. Ул аларга барсында түкми чәчми сөйләп бирде.
— Кая әле, кызым, карыйм- диде әтисе. Гүзәл тапкан әйберне ачып карады, анда чыннанда күп акча иде.
Әтисе өстәл янына карап:
— Хәзер, кызым, әзрәк капкалап алабыз да, бу акчаларны хуҗасына илтеп тапшырабыз, чөнки бу акчалар кеше акчасы, безнең акча түгел, шуңа күрә хуҗасын табып, илтеп тапшырыга кирәк. Әгәр дә, кызым, берәр кеше югалткан әйберне табасың икән, һичшиксез хуҗасын эзләп табып кайтарып бирергә кирәк. Бирмичә үзеңдә калдырасың икән, аның барыбер бәрәкәте булмаячак, — диде.
Тамак ялгап алгач, әтисе Гүзәлне ияртеп студентлар торган интернатка киттеләр. Барып керсәләр, бинаның эчендә тынлык, әйтерсең беркемдә юк, тик керү белән диварга сөялгән өстәл янында бер кыз белән егет пышылдап кына сөйләшеп утыралар иде.
Гүзәлнең әтисе егет белән күрешеп исәнләшкәннән соң ни өчен монда килүләре турында аңлатты. Урындыкта утырган кыз сөйләп бетергәнне дә көтмичә урыныннан сикереп торды да:
— Бу бит безнең укытучы абыебызның …. Ура, табылды, — диеп кычкыра-кычкыра коридорның теге башына кадәр йөгерде.
Кызның тавыышын ишетепме иң ахыргы ишектән урта буйлы, 30-35 яшьләр тирәсендә бер ир-егет килеп чыкты һәм студент кызның нигә кычкырганын аңлагач, тиз-тиз генә атлап Гүзәлләр янына килеп елмаеп күптәнге танышлар шикелле :
— Исәнмесез, -диеп Гүзәлнең әтисенә кулын сузды. — Сез минем акчаны таптыгызмени?
— Әйе,минем кызым, иртә белән мәктәпкә барганда су буеннан тапкан, дип акчаны укытучы егеткә сузды.
Егет акча салынган сумканы кулына алып ачып карады.
— Әйе, бу минем акчам, -диеп кызны сөенеченнән кочагына күтәреп алды. Укытучы кызны аркасыннан сөйде дә:
— Әйдә, мин сиңа рәхмәт йөзеннән кибеттән берәр күлмәк алып бирим әле, — диде.
Укытучы кибеткә кергәч:
— Менә шушы кечкенә кызга иң матур күлмәк бирегез әле, — диде.- Менә бу матур күлмәк синең яхшылыгың өчен миннән бүләк булыр. Киләчәктә дә шушындый акыллы кыз булып үс, — диеп Гүзәлнең аркасыннан сөйде, әтисенә карап — шундый акыллы кыз тәрбияләгән өчен сезгә бик зур рәхмәт! – диеп кибеттән саубуллашып чыгып китте.