Карт бабам үз әманәтен
Тапшырганда әтиемә,
Дулкынланып әйткән сүзе
Кереп калды күңелемә.
-Улым, -диде, — сез барасыз
Соль Илецк – тоз күленә,
Ерак бабаң солдат килеш
Башын салган изге җиргә.
Оренбурдан ерак түгел,
Юл өстендә – Бузулук бар.
Үзем барыр хәлдә түгел,
Моны эшләр оныгым бар.
Зыярат кылып чык син, улым,
Солдат кабере – әткәй жирен…
Дога кылып озатып калды,
Көтеп безнең кайтыр көнне.
Эссе кояш, күк астында
Тапты әти изге җирне.
Бабам биргән бер уч туфрак –
Әманәте – җиргә иңде.
Зыярат өсте — гүя урман,
Озатып калды шаулап безне.
Тере солдат кебек алар
Саклый тыныч күгебезне.