XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
МАКТАНЧЫК

Мактанчык 

Наилгә велосипед 

Алдылар кичә генә.

Мондый шәп, супер-сәпид,

Авылда ничәү генә?

Ялтыр да йолтыр килеп, 

Тора ул кызыктырып.

Әйтә кебек:»Курыкма,

чап син,  әйдә, утырып!»

Чапты малай урамнан, 

урап кайтты яланнан.

Кибет буенда йөрде,

кызык тапмады аннан.

Шаккаттырмакчы булды,

Түбән оч малайларын.

Йөреп күрсәтте хәтта

сай җирендә елганың.

Күрше эте Акбайны

куаларга тотынды.

Урамдагы каз-үрдәк

көчкә качып котылды.

Күркә мескен куркудан,

баскыч астына тайды.

Ак тавык чебиләрен

канат астына җыйды.

Яланда бәйле бозау

чапты әйләнә буйлап.

Выжлап үткән сәпидне

җен-пәри диеп уйлап.

Йөри торгач мактанып,

«Сәпид-аты шәп аның!»

Сизми дә калды үзе

олы юлга чыкканын.

Күрми калды каршына-

чыккан дәү машина.

Куркудан рулен борды-

мәтәлде юл астына.

Бер сүз чыкмый малайдан,

куркудан тел бәйләнде.

Өр-яңа супер-сәпид

хәрабәгә әйләнде.

Әй, дусларым, соңгы сүзем,

кагыйдәләр белегез!

«Сәпид» нинди булса да,

саклык белән йөрегез!

Газизов Амир Ленарович
Страна: Россия