Борын-борын заманда,куе урманның зур аланында бик матур,нәфис,хуш исле чәчәк үскән.Ул куе кызыл төстә булган һәм бу аланда үскән башка чәчәкләрдән аерылып торган.Аланга ял итәргә килгән кешеләр дә,чәчәккә сокланып карап торганнар.Ләкин бер кешенең дә ул чәчәкне өзеп алырга кулы күтәрелмәгән.Әти-әнисенә ияреп,аланга килгән кечкенә Гөлчәчәк,бу чәчәккә үзенең исемен кушкан.Шуннан соң гөлчәчәк,аланда үскән башка чәчәкләр каршында масая башлаган.Гөлчәчәк башын тагын да югарыга күтәреп,башка чәчәкләр каршында үзенең өстенлеген күрсәткән.
”Күрәсезме,мин нинди гүзәл,миңа сокланмаган кеше юк!Ә сез?!”-дип мактана торган булган.
Көн артыннан көн үткән.Салкын җилләр исә торган ,көчле яңгырлар яуган.Гөлчәчәк,аланда үскән башка чәчәкләр кебек,җил искән якка борылмаган.Ул киресенчә,башын күтәреп югарыга тартылган.Кинәт кенә искән көчле салкын җил гөлчәчәкне сындырган.Ул күтәрелеп караган,ләкин басарга көче җитмәгән,ярдәмгә килүче дә булмаган.
” Борынын чөйгән абынмый калмас.” –дип юкка әйтмәгәннәр.