Нәни көчек алып кайткач,
Аңа исем сайладык.
Шарик дидек, Тузик дидек,
Килешкәнен тапмадык.
Әни әйтә: «Әйдәгез,
Атыйк аны Лайка дип».
Әби аңлап җиткерми
Дәшә аңа Майка дип.
Ничек кенә эндәшсәк тә
Үсә көчек-тамаша.
Аннан аны Майкл дидек
Бу исеме-заманча.