“Сау булыгыз, әнием, әтием, туган авылым… Саумы, Казан!”-җиңел машинаның арткы утыргычында уйларына батып, еламаска тырышып баручы Нурислам, шушы юлларны кат-кат кабатлады да, талчыгып, бер йокыга китте, бер куркып уянды.
Юк, туып-үскән авылыннан аерылып китеп, башкалага юл тотучы, алдагы тормышына зур өметләр баглаучы, әти-әнисенең хәер-догасын алып, үз-үзенә ышанып алга атлаучы үсмер егет түгел әлегә Нурислам. Эх, шулай булсачы! Куркыныч төш кенәдер… Менә уяныр да, барысы да элеккечә булыр… Юк…
Елыйсың килсә дә, түзәргә туры килә. Алты яшьлек сеңлесе Айсылудан бер яшькә зуррак ич Нурислам. Абый кеше ич ул!. Айсылу өчен хәзер иң-иң якын һәм кадерле кеше.
Көннәр үтеп, Казанга килеп урнашкач, кайда гына барсалар да:
-Гөлназ апа, хәтерлисеңме, былтыр, сезгә кунакка килгәч, әниебез белән Бауман урамында йөргән идек, әйеме?
-Әйе, Нурислам, хәтерлим.
-“Әкият” театрына тагын барырбыз әле, апа. Миңа шундый ошаган иде анда.
-Ярар, Айсылу, барырбыз.
Апа, былтыр, әни белән… без… Бертуктаусыз сорау арты сорау ява. Тиешле җавабын ничекләр биреп бетерергә?! Түз йөрәгем. Бәгырьләрем, сезнең әниегез – минем бертуган сеңлем Гөлшат. Әйе, былтыр бергәләшеп… Кызганычка каршы, 2021нче елның җәе бик шомлы башланды шул. Бүген бар кеше, иртәгә – юк… Берничә ел элек әтиегез дә бакыйлыкка күчте. Тома ятимнәребез безнең! Ничекләр кичерә икән боларның барысын да сезнең кеп-кечкенә йөрәкләрегез?! Ана назы, иркәләве, ата кешенең ышанычлы җилкәсе бер-бер артлы артта калды, ике як канатларыгыз салынып төште.
Шулай да, тормыш дәвам итә. Йөрәк никадәр ачынмасын, мең кисәккә өзгәләнмәсен – башка юл юк. Абый-апаларының яшәү урыны Казан булгач, кечкенә сабыйларның да шул якка юл тотулары.
Ә Казан – зур ул, киң ул! Бәхетлеләрне дә, бәхет чынаягы чатнаганнарны да сыйдыра. Менә бит нарасыйларның күңелендә былтыр ук күпме хәтирә калган. Кадерле хәтирә! Әниләре белән дә бәйле булгач, сагынып искә алырлык иң кадерле хәтирә.
Хәтирәләр сандыгы көннән-көн тулылана хәзер. Бауман урамына да еш барыла. Барган саен, бүләкләр сатыла торган кибетләргә кереп, авылдагы әбиләр, туганнар, дуслар өчен сувенирлар алына. Урамның буеннан буена сузылган һәйкәлләр һәм фонтаннар янында фотога төшелә. “Әһә, урам исеме, революционер Николай Бауман хөрмәтенә бирелгән икән,”- тирә-яктан ишеткән һәр мәгълүматны кабатлап, сеңдереп баралар кечкенә Айсылу белән Нурислам.
Монда хәтле килгәч, шәһәрнең тарихи үзәге Кремльгә кермичә узып китү сәер хәзер. Кергән саен «Кол-Шәриф» мәчете, «Эрмитаж-Казан», Сөембикә манарасы турында күбрәк беләсең, дингә, тарихка, матурлыкка якынаясың.
Кремль яр буе – балаларның гына түгел, олы кешеләрнең дә иң яраткан урыннары хәзер. Кемдер, салмак кына аккан суга карап, күктәге кошларны, судагы балыкларны күзәтеп, күңеленә тынычлык таба. Башкалар исә, бию, спорт, уен мәйданчыкларына юл тота. Көннән-көн заманча төс ала Кремль яр буе — ешрак килмәсәң, танымыйча да торырсың. Әнә “Эктрим-парк”ны да төзеп бетергәннәр, чит ил парклары читтә торсын.
Корбан бәйрәмен Горький паркында үткәрделәр әле күптән түгел. Җыелышып бардык Казан шәһәренең иң зур паркларының берсенә. Авыл сәхнәсеннән төшмәгән Айсылуга, Казанда дуслар табып өлгермәгән Нурисламга мондый бәйрәмнәр бик тансык. Әнә, алып баручы абый, бөтен паркны яңгыратып, бер-бер артлы, артистларны сәхнәгә чакыра, арасында уеннар да оештырып ала. Туйганчы уеннарда катнашып, бүләкләр алып, телефоннан әбиләренә сөйләрлек яңалык җыеп кайттылар балалар. “Агачтагы тиеннәрне генә күрмәдек. Ярар, икенче юлы чикләвекләр дә алып килербез. Бәлки шунда күрербез, сыйларбыз үзләрен”- диештеләр нарасыйлар.
Айсылуның туган көнен дә шәп, моңынчы булмаган җирдә үткәрдек. «Туган авылым» күңел ачу комплексында телеңне йотарлык татар милли ризыклары күп икән, ничекләр сайлап бетерергә?! “Ә әнием-әтием белән монда килмәгәнбез. Биредә, безнең туган авылыбыз Кәшердәге кебек, бик матур: сары агач өйләр, эскәмияләр, коелар. Шәһәр эчендә чын авыл!”-дип моңсуланып алды алты яшен бәйрәм итүче кызыбыз. Нурислам сеңлесенең сүзләреннән соң, карашын читкә юнәлтте. Егет кеше шул ул, түземле, аз сүзле.
Былтыр кунак кына булып килгән Нурислам белән Айсылу, быел Казан мәктәбенең беренче сыйныфы укучылары булырга әзерләнәләр. Бер сыйныфта, татар сыйныфында, иңгә-иң куеп, терәк булып, бергә укысыннар дигән фикергә килделәр олылар.
Саумы, Казан! Зинһар, мәрхәмәтле бул, оныттыр кайгы-хәсрәтләрне, бәхет капкаларын ачып куй! Алда, бары тик, яхшы хәбәрләр генә көтеп торсын нәни кошчыкларыбызны. Дөньядагы барлык балалар да бәхетле булсыннар!