Туган йорт кебек якын син
Һәммәбезгә, Мәктәбем.
Якты бинаң, киң булмәләр,
Гөлбакчаң – йөзең синең.
Бах көйләре белән безне
Дәрескә чакырасың.
Күңелләрдә, сиздермичә,
Матурлык уятасың.
Сиңа килү, бәйрәм кебек,
Дәресләр үтә җырлап.
Тәнәфестә көч җыябыз,
Тәмле ашларың ашап.
Һәрчак безнең өчен диеп
Ачык синең ишегең.
Бары безгә генә синең
Спортзал һәм бассейның.
Барсы өчен сиңа рәхмәт,
Яраткан мәктәбебез!
Туган көн бәйрәмең белән,
Сине тәбрик итәбез!
Гел шундый якты булып кал,
Нык белем бир, гөрләп тор!
Киләчәк буыннарга да
Син шатлык өләшеп тор!