Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәктәбем

Күңелемә бигрәк якын

Мин укыган мәктәбем,

Киң итеп ача һәркөнне

Безгә белем ишеген.

Математик мәсьәләләр,

Географик киңлекләр,

Физиканың законнары

Антонимлар, иҗекләр.

Химиядә тәҗрибәләр

Тарихи истәлекләр…

Санап бетерерлекме соң

Без аласы белемнәр?

Сыйныфташлар шау- гөр килеп

Көн саен күрешәбез.

Аралашып шаярабыз

Яңалык бүлешәбез.

Белем алырга булыша

Укытучы, остазлар.

Кай чак- кырыс, кайчан- сабыр

Һәрчак гадел булалар.

Олы тормышка китәрбез

Күңелгә салып барын.

Озата барыр юлларда

Мәктәп, кыңгырау чыңы.

Нугаева Чулпан Фанисовна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 29.02.2008
Место учебы: МАОУ "СОШ 1" г. Нурлат
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Нурлатский муниципальный район
Город: Нурлат