XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мәктәбем.

Көз аеның тәүге таңы ата,
Сөенеп лә каршы алам мин.
Кайчан гына җәйгә кергән идек
Ни арада үткән 90 көн.
Сизмичә дә калдык каникулны,
Әллә инде бик тә тиз үткән.
Алтын көзнең тәүге таңы белән
Сентябрьнең бере бит җиткән.
Бүгеннән бит яңа уку елы,
Көтә  мине  якты мәктәбем.
Санынып мин сезнең янга киләм
Укытучым , классташларым.
Сөйләшәсе сүзләр бик күп безнең
Уртаклашыр шатлык җитәрлек.
Барысына да өлгерербез дуслар
Булсын бары бездә — бердәмлек.

Шайхуллина Ильвина Ильназовна
Страна: Россия
Город: село Сатышево