Мәк исемле үрмәкүч
(әкият)
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Мәк исемле үрмәкүч малае. Ни өчен Мәк диярсез? Аңа бу исемне әнисе биргән, чөнки ул улы тууын бик тә көткән. Әнисе улы тугач, кояшка карап, мәк чәчәгенең таҗларына утырып, бик матур исем уйларга булган. Улыма «Нур» дип кушар идем, кояш үзенең улы диеп уйлап, үзенеке итмәсен диеп курыккан, «Ай» дисәм, ай улыма кызыкмасын, дигән. «Көч» дисәм, көчле җилләр улыма тияләр, үзенең улы дип белерләр, дип хафаланган. Шулчак, күзе ул утырып торган мәккә төшкән. Мәкнең болай да мәк балалары бик күп була, минем улыма мәк чәчәге кызыкмас дип, «Мәк» дип атый башлаган.
Шулай итеп, Мәк исемле үрмәкүч малае үскән дә үскән. Ел үсәсен ай үскән, ай үсәсен көн үскән, һәм бик акыллы, тырыш үрмәкүч егетенә әверелгән. Тик шунысы аяныч, Мәкнең бер аягы калган җидесенә караганда, үзгә икән. Моны күргән башка үрмәкүч егет-кызлары аннан көлә торган булганнар. Аңа төрле үпкәләтә торган сүзләр әйткәннәр. Тик аның дуслары Бәк исемле күбәләк, Ак исемле камка һәм Чик исемле чикерткә генә, беркайчан да аннан көлмәгәннәр, чөнки алар Мәкнең йөрәге бик кайнар һәм изге икәнен белгәннәр.
Беркөнне Мәк бик моңсуланып кайтучы чикерткә дусты Чикне күрә.
— Дустым, нигә моңсуланасың? Син гел шатланып, көлеп кенә тора идең бит?!
— Эх, Мәк, белсәң иде безнең хәлләрне. Минем әти-әнием иртәдән-кичкә кадәр эшләделәр, миңа кибеткә барып, икмәк алырга дип, бер тиен бакыр акча бирделәр. Мин кибеткә бардым, ләкин икмәк ала алмадым, чөнки акчам җитмәде. Мин ничек өйгә кайтыйм дип, борчылам.
— Дустым, кайгырма, ул бер тиенеңне миңа күрсәт әле.
Чик акчасын Мәккә биргән, ә Мәк теге үзгә аягы белән бер тиенне тоткан. Ул бик тә дустына ярдәм итәргә теләгән. Тотуы булган, бакыр бер тиен акча көмешкә әйләнгән. Бу акча белән бик күп ипи алып булачак! Чик рәхмәтләр әйтеп, кибеткә таба йөгергән.
Шул көннән башлап, Мәк үзенең үзгә аягы белән бик күпләргә ярдәм итә башлаган.
Ак исемле камка дустының кечкенә чактан хыялы булган. Аның бер генә кат булса да, әнисенә «Әнием» дип дәшәсе килгән. Ләкин ул тумыштан сөйләшә алмаган. Ул үзенең кара төрткеләр төшкән канатлары белән, кечкенә аяклары белән фикерләрен сөйли икән. Беркөнне ул да Мәк янына барып: « Дустым Мәк, син чикерткә дустыбыз Чиккә ярдәм иттең, бәлки миңа да ярдәм итәрсең», — дигән.
-Тырышып карыйм.
Мәк үзенең үзгә аягы белән Акның башыннан сыпырып карый, тавыш чыкмый. Ул тагын сыпыра, тагын булмый. Бик озак тырышкач, кинәт, Ак исемле камка дусты бик әкрен генә «Әни» дип әйтә. Ул шатлыгыннан нишләргә дә белми, чөнки аның хыялы тормышка аша. Ул иң бөек сүзне үзенең сөекле әнисенә әйтә алачак!
— Рәхмәт, Мәк!
Шулай итеп бәхетле тыныч тормышларда яшәгәндә, кинәт көтмәгәндә, фаҗига була. Бәк исемле күбәләк авырып китә. Аңа беркем дә ярдәм итә алмый. Аның канатлары очмый башлый. Нишләргә дә белмичә, Бәк Мәк янына килә. Ул ярдәм сорамый, ул инде күп еллар Мәкнең үзгә аяк белән яшәвен күреп, мин дә көчле, мин дә очмыйча да яши алырмын, дип уйлый. Моны күргән Мәк, дустын кочаклап: « Борчылма, дустым, Бәк. Үзгә аяклы үрмәкүчләр, үзгә канатлы күбәләкләр дә бар алар!»
Шул вакытны Мәк үзгә аягында моңарчы сизелмәгән җылылык тоя башлый. Аның үзгә аягы калган аяклары кебек сәламәт аякка әйләнә. Ләкин ул беркайчан да үзгә канаты булган Бәк исемле дустын ташламый. Ә Бәк исемле күбәләкне алда бик күп маҗаралар көтә…
Әхмәтҗанова Ралинә