XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәхәббәт һәм Тукай

…Җир яшәрмәс,гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигыре шагыйрь,

булмаса илһамчысы.

(Габдулла Тукай)

Челтерәп аккан гөрләвекләре белән яз килде. Тирә — як сафланып калган сыман тоелды Тукайга. Никтер быелгы яз үткән елларныкыннан күпкә ягымлырак, ямьлерәк күренде. Күңелдәге “яз” нәкъ табигатьтәге яз белән тәңгәл килүен әйт син! Нилектән икән дип баш ватасы юк Тукайга: ул гашыйк! Бар җиһанга шушы тылсымлы сүзне кычкырып сөрән саласы иде дә, сөйгән кызына, аның илһамландыручысына — Зәйтүнә туташка барып ирешсен иде! Кычкырып йөрү егет эшемени соң, бигрәк тә Тукай булган кешегә!

Тукай эчендәге хисләрен кеше сизмәсен дигәндәй, тирә – ягына караңгалап, атлавын дәвам итте. Тагын бүген, менә хәзер, калса 100 – 200 адым атлыйсы калгандыр, Зәйтүнә туташны күрәчәк! Беренче тапкыр очрашу Тукайны бер дә канәгатьләндермәде: кызның туры карап күз сирпүе – болай да кыюсыз Тукайны әллә нишләтеп җибәрде. Кыз сораша да, сораша, ә Тукайдан ник бер сүз чыксын, тирләп чыкты, кирәксә- кирәкмәсә дә кесәсеннән кулъяулыгын алып сөртенгәндәй итте, ничек булса булган, әмма бүген кызга күтәрелеп карыйм дигән катгый бер фикергә килеп, атлады да атлады.

Тукай ерактан ук Зәйтүнәне күреп алды. Әнә ул Фатыйх Әмирхан янында баскан, нәрсәдер сораша. Үзе ишек ягына карап алырга да өлгерә. Тукайның килеп керүен күргәч, бит очлары сизелер – сизелмәс кенә алланып чыкты, тиз арада Тукайга каршы бару теләге туса да, бик тиз үзен кулга алып, аның килгәнен көтә башлады. Ләкин Тукай сөйләшүләренә комачауламыйм дип алар янына килмичә, башка дуслары белән сойләшә башлады. Йөрәге үз урынында түгел иде Тукайның, күңеле белән кыз янында, кыюсызлыгы аркасында менә шушылай җафаланып басып тор инде! “Җебегән”,- дип үзен битәрләде ул, ләкин күзендәге ак таптан уңайсызланып, Зәйтүнә туташка туры карасам, миннән көләр дигән уе өстенлек алды. Бу көнне дә, бер сүз алышмыйча, кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Зәйтүнә туташ ни хәлдә икән соң? Аның хәлен дә белеп китик әле. Ул кунак булып төшкән йортка кайтып, өстен дә салмыйча, кроватька капланып, тавыш – тынсыз гына елый иде. 15 яшьлек кыз баланын бу елавы – энҗе бөртегедәй саф. Бу елау – башка вакыттагы елаулардан аерылып тора иде. Рәхәт елау иде шул бу!

Бары 5 тапкыр очрашалар алар. Ләкин шушы очрашулар Тукай өчен бик кадерле мизгелләр булып кала. Бу очрашуларның нәтиҗәсе күпме шигырь юлларында үз урынын табачак икәнен Тукай әле белми иде шул!

Соңгы очрашу көнендә Тукай Зәйтүнә туташның күзләренә күтәрелеп карый алды.

— Тукай әфәнде, мин бүген үзебезгә кайтып китәм. Сез мине озатырга килерсезме? Минем сезгә әйтәсе сүзем бар, озатырга килгәндә әйтермен.

Тукай бик шатланып риза була, ни кызганыч, авыруы көчәеп китү сәбәпле, кызны озатырга килә алмый. Нинди хисләр утында януын Тукай үзе һәм күз яшьләрен койган сөлгесе генә белгәндер! Сөлгегә капланып озак елый Тукай. Әйтерсен, Зәйтүнәгә әйтәсе килеп тә, әйтелмичә калган сүзләрен дә, хисләрен аңлатасы килеп, аңлата алмыйча калган хисләрен дә шушы ап – ак сөлге үз эченә алган диярсен… Тукайга бу сөлге бик кадерле әйбергә әйләнә, бу сөлгегә башка сөртенми ул, сөлгене юса, күңелендәге бушлык тагын да тирәнәер сыман тоела аңа.

Үлгәнче сөлгене үзе белән йөртә Тукай!

Мифтахова Сюмбель Раятовна
Страна: Россия
Город: Буинск