XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәңгелеккә китсен сагышлар

Искән җилләр бәхет алып килсен, 

Мәңгелеккә китсен сагышлар.

Таң йолдызы кебек якты көннәр

Язмыш миңа меңләп багышлар.

 

Яшьлек язында кайнасам да

Балачагым әле үтмәгән.

Диңгезләрдәй тулган күңелемнән,

Көзге уйлар әле чыгып бетмәгән.

 

Кошлар китте канат кагып,

Ә сагышлар тик китмиләр.

Ярый әле бар дус — иптәшләрем

Җаннарыма бәхет өстиләр.

 

Бәлаләрдән, язмыш, бушат мине,

Килгән авырлыктан арыныйм.

Туган илнең якты күгендәге

Сандугачтай канат кагыныйм.

 

Туйдым бик тә кышкы сагыштан,

Ямьле язлар, тизрәк җитегез.

Сынасаң да сына инде, язмыш,

Кайгыларым гына китегез..

Газизова Ляйсан Ильшатовна
Страна: Россия