…1966 нчы ел .15 нче август. Басуларда игеннәр өлгергән чак.Миннехан абый белән Алтынбикә апа гаиләсендә гадәти көн.Беренче уллары Илһам абыйга — 6 яшь,икенче уллары Ирек абыйга — 1 яшьтә 7 ай . Өченче сабыен якын көннәрдә тудырырга әзерләнүче Алтынбикә апа Миннехан абыйны эшкә озата.Өйдәге эшләрне карый.Шулчак үзенең тиздән сабыен тудырачагын аңлап ала.Сабыр хатын, түзә. Ашкынып, Миннехан абыйның кайтканын көтә.Ул да күңеле сизенеп, өйләдән соң,өйгә кайта.Тормыш иптәшенең бәби алып кайтырга әзерләнүен йөзеннән үк сизеп ала.Тиз генә машина эзләргә чыга.Капка төбенә чыкса,ашлык төягән колхоз машинасы узып бара.Тиз генә аны туктата.Алтынбикә апаны, әлеге машинага утыртып, больницага алып китәләр.Ашлык төягән машина Сабага чаба. Больницага керүгә,инде Алтынбикә апаны күтәреп үк алалар.Миннехан абый борылып карарга да өлгерми,”Кызыгыз туды!”дип сөенче әйтәләр.Әнә шулай якты дөньяга килергә ашкынган ул. Шуңа күрә дөньяны, яшәүне яратадыр!
Ул — гаиләдә 3 нче бала.Туган авылында башта башлангыч белем ала, аннары 1983нче елда урта мәктәпне тәмамлый.Драма артисткасы яки китапханәче буласы килә аның.10 нчы класста укыганда,нык карарга килә: “Укытучы булачакмын!”. Шул вакытта “Мин ни өчен укытучы булырга телим?”дигән темага республика күләмендә уздырылган сочиненияләр конкурсында ул 2 нче урынны ала.Карары нык: Бәдигол һәм Гөлсем апалар шикелле татар теле укытучысы булачакмын!Документларын Казан дәүләт педагогия институтына тапшыра. Бары 2 генә имтихан биреп , ә 2 имтиханнан азат ителә,чөнки конкурс таләпләре шундый була. 5 нче августта авылга студент булып кайта.Икенче көнне Алтынбикә апаны армиядәге абыйсы Ирек янына Самарага алып чыгып китә. Институтта тырышып укый. Югары стипендияләр ала. 1 нче курсны тәмамлагач, Мөслим районында фольклор экспедициясендә булып, өлкәннәрдән җырлар,бәетләр язып алуда катнаша. Кукмара районы Байлангар һәм үзе укыган Сатыш мәктәпләрендә практика үтә.3 нче курсны тәмамлаганда, 1 нче номерлы Азнакай балалар йортында хезмәт чыныгуы ала.7 яшь студент кыз пионер лагеренда 500 бала белән эшлиләр.
1988 нче елда Сатыш урта мәктәбенә татар теле укытучысы булып эшкә кайта.Нәкъ үзенең туган көнендә хезмәт кенәгәсе ала. Төрле уку йортларын тәмамлап кайткан 75 яшь белгеч исеменнән аны сәхнәдә чыгыш ясаталар.Шул елны мәктәп җитәкчеләре өчен оештырылган белем курсларына җибәрәләр.
2 ел Сатыш мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. 1989 нчы елда Сатыш авылы егете Рамазан абый белән тормыш коралар. Кызлары Рамилә, уллары Рамил туа. Соңыннан балаларын ялгыз үстерергә туры килә аңа. Аларга белем һәм тәрбия бирә.Әти-әнисен дә карап соңгы юлга озата.
35 ел дәвамында Шамил Зиннурович Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ата-аналар комитеты рәисе вазифасын да башкара.Соңгы 5 елда өстәмә мәктәп китапханәчесе итеп тә куялар. Югары категорияле укытучы.”Россия Федерациясе халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” һәм “Россия Федерациясе мәгариф отличнигы”күкрәк билгеләренә лаек булды.Укучылары белән күпме конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яуладылар, эш тәҗрибәсе 5 китапка кертелде.Үзе төзегән авторлык программалары һәм аның эш тәҗрибәсе белән республика укытучылары эшли.Хезмәтләре “Ачык дәрес” һәм “Мәгариф” нәшриятларында еш басыла. Укучыларын бик күп сәяхәтләргә дә алып бара ул!
… Мәктәптә дәрескә чакырып кыңгырау яңгырый.Әдәбият дәресе. Горур атлап , Гүзәлия апа класска килеп керә. Итагатьле итеп исәнләшә. Балалар укытучыларын басып каршы алалар. Гүзәлия апа бер дулкында дәрескә алып кереп китә: белемне тикшерүче кызыклы сораулар, яңа дәрес аңлатмасы, өй эшенә юнәлеш бирү һ.б. Укытучының әсәр сюжетын сөйләвен балалар йотлыгып тыңлый, шунда әңгәмә башлана. Бик истә кала әнә шул минутлар!
Мәктәп еллары һәркемнең күңел түрендә якты истәлек булып сакланадыр,мөгаен. Безнең өчен бу елларны онытылмас иткән, яраткан укытучыбыз ул-Сез-Гүзәлия Миннехановна!
35 ел дәвамында меңләгән дәресләр, тәрбияви кичәләр, укучылары өчен борчылып, күпме йокысыз төннәр үтелгәндер.
Ак күңеленә каралык кертми , дөньяны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче укытучым! Олы рәхмәт әйтеп, Сезнең алда баш иясе килә!
Мәгарифкә багышланган гомере борчуларсыз, саулыкта һәм муллыкта үтсен иде! Барыбыз да шуны тели!