Салмак кына еллар узып бара,
Язмыш йомгаклары сүтелә,
Гомер уза, чәчләр агарса да,
Рухлар безнең мәңге яшь кала.
Кем өйрәтте тормыш гыйлеменә?-
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Укытучым, синең күз карашың
Балкып тора әле бүгендә.
Белем-тау ул
Биек таулар серен
Син өйрәттең изге мөгаллим.
Күңелемнең бакчасында гөлләр,-
Барысын да сиңа бирәм мин!
Укытучым-иман, гыйлем нуры,
Бурычлы мин гомер буена.
Тормыш-дарья.
Авырлыклар килсә, синең киңәшләрең уемда.
Укытучы алып кулларына
Зур әманәт-гыйлем каләмен
Гомер буе шул бурычны
Безнең өчен генә ташысын.