Борын — борын заманда, яшәгән ди әби белән бабай. Урман кырыенда урнашкан бик матур авылнын, гади гына җыйнак өйдә көн күреп яшәгәннәр алар. Җәйләр җиттеме, әби- бабайсын сагынып ерак каладан оныгы Мәдинә дә кайтып йөри торган булган. Мәдинә авылның саф һавасын, ерактан ук үзенә тартып торган серле урманны бик яраткан. Шулай бервакыт Мәдинә үзе генә урман әйләнеп кайтырга булган. Әби- бабайсына хәзер кайтып җитәм, бер урман әйләнәм дигән дә, иртән киткән. Урманга таба сузылган юл сукмагы, үзеннән — үзе эчкәрәк алып киткән Мәдинәне. Көннең кояшлы, рәхәт булуы, табигатьнең ямьлелеге шәһәр кызының күңелен эсир иткән. Шушы хозурлыкка бирелеп барганда ни күрсен, каршысына җәхәт кенә урманнан йөгереп чыккан зур яшел күзле, ап-ак йонлы, зур колаклы песи очрый. Песинең җитди карашы Мәдинәне бераз куркытса да, Мәдинә куркуын күңеленнән чигереп аны янына чакырган. Песи ягымлы кызны яратып янына йөгереп килеп сырпаланган.
— И матур пескәем дусларың кая, нишләп үзең генә йөрисең, адаштың мени, дигән. Шул вакыт Мәдинәгә песи җавап биргән.
— Син бул әле минем дустым. Мин гомер буе кара урманда яшәдем, төрле җанварлар белән, ләкин җаныма якын дус таба алмадым дип,- песи тел белән җавап биргәч, Мәдинә аптырап калган. Безнең телдә ничек матур сөйләшәсең, әйдә минем белән авылга әби-бабай янына сине кунакка алып кайтам дип, үзе белән песине иярткән.
Песи белән Мәдинә шактый юл үтеп кайта — кайта тәмам дуслашып, күңелле генә сөйләшеп кайтканнар. Әби бабай да сөйләшә торган песине үз иткәннәр, тәмле сөт белән сыйлаганнар һәм кич аңа кунарга сарайның бер салам җәйгән почмагын биргәннәр.Төн үзенең йолдызлы юрганын җәйгән. Ай яктысы авылны күзәтә. Мәдинә дә песигә тыныч төннәр теләп йокыга талды. Бер мәлне шау иткән тавышлар барлыкка килде. Песи уянып урамга чыкты, караса ике зур эт тора. Этнең усал карашын песи яратмады, күземнән югал диде ул кычкырып. Эткә шул җитә калды, песине куып китте, шактый куып йөргәннән соң песине эләктереп алды, күпме кирәк ботарлады. Хәле калмаган песи эт белән сугышып көчкә котылды. Арып талып хуҗа өенә кайтты. Ул вакытта таң ата иде. Бабай песине күреп, ни булды сиңа диде. Песи әллә куркудан, әллә югалып калудан бабайга үз теле белән дәшә алмады, бары янына йөгереп килеп аягына мыяу — мыяу дип кенә сырпаланды.
Шуннан бирле авылда ишәйгән песиләр мыяу — мыяу гына дип җавап бирә торган булып калдылар.
Ә Мәдинә урманнан очраткан, тәмле итеп татарча сөйләшкән песиен мәңге оныта алмады!