Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Габдрафикова Алиса Рашитовна
Страна: Россия
Город: Нарьян-Мар
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
«Лунный колодец в Голубом озере» — Фанис Яруллин

По ночам, когда все люди спят, лягушки квакают , птицы летают, листья шумят, ветер дует, луна купается в Голубом озере.Потому что луна очень любит чистоту.Оказывается, она натирает все тело вонючим мылом и ныряет в самую глубокую часть озера. После того, как Луна соберет цветы до того, как ей исполнится два года, она осторожно встанет на мягкие ступеньки своей облачной лестницы и поднимется в небо. Поднявшись на небо, она начинает играть, подбрасывая цветы в ту или иную сторону. Тогда ночь была такой же светлой, как и днем, потому что тело только что купавшейся в Голубом озере Луны было совершенно чистым, а когда спал ветер, то и тучи лежали спокойно. На Луне царит мир без спешки, когда звезды начинают бросать друг в друга изумруды.Однажды ночью, когда Луна по традиции купалась в озере, внезапно проснулся ветер, потому что на ветру землю по ошибке подхватила одна слепая мышь. Хвостик не выдержал боли и выпрыгнул наружу. Ветер дул на хвост и разбивал волны. Злые волны вырвали растущие на озере тунбои, некоторые избили берег до боли в руке, а некоторые, вырвав из воды лягушачьи шелка, принесли в озеро тушу, в которой купалась Луна. На рассвете Луна начала убывать.От утопления Луну спасла девушка по имени Айсылу. И вот однажды на Луне было видно круглое, светлое лицо. Оказывается, Луна оставила на лице девушки луч света, чтобы та спасла ее. А Луна может излучать свой яркий свет только на лица красивых людей. Правда

"Зәңгәр күлдә Ай коена" - Фәнис Яруллин

Төннәре барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны бик яраткан.

Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый-ышкый икән дә күлнең иң тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясалган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән.

Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икене якка ыргытып уйнарга тотына. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айның тәне чип-чиста, җилләр йоклагач, болытлар да тыныч кына ята бирәләр.Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйный башласалар йолдызларны тыеп тора икән.Бер төнне гадәттәгечә Ай күлдә чума-чума коенып ятканда кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгында ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан.Җил койрыгы авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикергән. Җил койрыгына өргән һәм дулкыннарны уяткан. Усал дулкыннар күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коенып ята торган төшкәрәк китергән. Айның тыны бетә башлаган.Суга батудан Айны Айсылу исемле кыз коткарган. Менә бермәлне Айның түп-тәгәрәк, яп-якты йөзе күренгән. Ай кызның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдыра икән. Ә Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын.