Кайда гына йөрсә дә, нәрсә генә эшләсә дә, ул үзенең нарасыйларына карап, йөрәк парәсен – Гөлүсәсен исенә төшерде.
Дамирның мәхәббәт диңгезендә йөзәсе, кызлар шикелле, бар җиһанны алсу төстә генә күрер дәрәҗәгә җиткәнче иркәләнәсе, гомер буена җитәрлек итеп сөясе һәм сөеләсе килә иде. Ярату дигән шәрабтан авыз итеп карыйсы, татлы сөю суын татыйсы килде.
Тышта яз. Дамир, таныш сукмак буйлап, эшенә ашыга. Дамир гына түгел, хәтта күңеле дә иртәдән үк нәрсәгәдер тынгысыз, шул ук вакытта серле һәм сөенеч – куанычтан ашкынып тора иде. Тормышның матурлыгына сөенеп бара торгач, эшенә килеп җиткәнен сизми дә калды ул. Бүлмәсенә керде һәм …Аны очратты. Кабарып торган кара, татар кызларыныкы шикелле озын толымлы, кара карлыгандай чем кара күзле, “менә хәзер ачылам, ачылам”, дип торган иренле, сөйкемле генә мөлаем бу кыз үзен Гөлүсә дип таныштырды һәм Дамир янына эшкә җибәрелүен әйтте.
Дамирның кулыннан эше китте: нәрсәгә генә тотынса да, аны башкарып чыга алмас дәрәҗәгә җитте. Көне буе кызны каш астыннан гына күзәтеп утырды. Һәм эш сәгате якынлашып килгәндә аны өенә кадәр озатырга рөхсәт сорады. Кыз бернәрсә дә дәшмәде, бары, серле генә елмаеп, “ярар”,дип баш какты.
Тышта яз аеның зәңгәр офыклар арасыннан елмаеп, үзенең җылы һәм назлы нурларын яктырткан кояшлы, чияләр чәчәккә күмелгән, сыерчыклар чут – чут килеп өздереп сайраган ямьле бер көне. Алар Яз – гүзәлнең җылы кочагында озак кына серләштеләр, якыннанрак таныштылар, тормыш турында үзләренчә гәп куерттылар.
Шул көннән соң очрашу көннәреешайды. Дамир һәр кичне бу шук, шаян, көләч йөзле Гөлүсә белән очрашуны зарыгып көтә, аның белән бер көн күрешмәсә дә, кәефе төшә, борчылып, уйлана башлый иде.
Кыз да егетне ярата, аның белән очрашу кичләрен “дүрт күзләп” көтте. Егетнең биргән бүләкләре, күчтәнәчләре, баш әйләндергеч хуш исле чәчәкләре, гел колак төбендә яңгырап торган “яратам” сүзләре, иңенә фәрештәләрнеке күк ак канатлар куеп, Аны күкнең җиденче катына менгезде. Ул да, Дамир кебек, йөрәгендә мәхәббәт орлыгы шытып, матур гөлгә әверелгәнен тойды. Алар икесе дә бәхетлеләр, гүя мәхәббәттән шашканнар иде.
Шушы очрашулар көткән нәтиҗәне бирде. Кичке уенга төшкән көннәрнең берендә, Дамир бар кыюлыгын җыеп, Гөлүсәгә тәкъдим ясады:
Гөлүсәм – бердәнберем. Мин сине яратам. Синең өчен утка да, суга да сикерергә әзермен. Чык миңа кияүгә. Тормыш дигән сукмактан икәү бергә атлыйк. Ризамы син, Гөлүсәм?
Кыз әллә нәрсә эшләп китте, гүя тәне мамыкка әверелеп, күккә очты; аның башы әйләнде: шатлыгыннан бар җиһанны яңгыратып: “Дамирым, мин риза!”- дип кычкырасы килде, тик, куанычтан аның теле бәйләнде, бары башын гына кагып, ризалыгын белдерде. Егет, сөенеченнән, кызны күтәреп алып, зыр – зыр әйләндерергә, ә аннары шашып – шашып үбәргә тотынды.
Туй көне билгеләнде. Яшьләр бик бәхетле иделәр.
…Бу гаиләгә, ямь өстенә ямь өстәп, бер – бер артлы кечкенә сабыйлар туды. Дамир белән Гөлүсә тормышларыннан бик канәгать иделәр. Ләкин…
Их, шул ләкиннәр булмасын иде дөньяда. Гөлүсә инде менә өч көн үзен начар хис итә: ашаганы тамагыннан үтми, йокысы йокы түгел. Дамир, хатынының көннән – көн сула баруына тыныч кына карап тора алмый иде, аны, машинасын кабызып, күрше район шифаханәсенә алып китте. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп, исәпсез – хисапсыз анализлар бирә торгач, диагноз куйдылар. Гөлүсәгә куелган диагнозны ишеткәч, Дамирның чәчләре үрә торды: яман шеш! Хатынына ничек хәбәр итәргә дә белмәде ул. Юл буе машинада уйланып кайтты һәм ахырда: “Татлы ялган, ачы дөреслеккәкараганда яхшырак,“ – дигән нәтиҗәгә килде. Һәм хәләл җефетенә бернәрсә дә әйтмәскә карар кылды.
Яман шеш Гөлүсәне эчтән генә “кимерде”: ул көннән көн сула, боега барды, 4 ай эчендә коры сөяккә калды. Шулай да сер бирмәде: иренә — яхшы хатын, балаларына назлы әни булды. Ә беркөнне… бөтенләй аяксыз калды. Дамирның бөтен тәне буйлап, әйтерсең, ток йөгерде: ул Гөлүсәсен югалтудан курка иде. Иңне иңгә куеп, 10 ел тормыш дигән сукмактан бергә атладылар, авырлык киртәләрен бергә уздылар, шатлыкларны да бергә уртаклаштылар.
…Атнаның җомга көне. Дамир сыерны савып кергәндә,көн инде кичкә авышкан иде. Тиз генә җылы сөтне, чынаякка сөзеп, хатынына эчертергә теләп, ул яткан бүлмәгә атлады һәм телсез калды: Гөлүсәсенең – бердәнберенең гәүдәсе салкын иде. Бар көченә кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Дамир: “Ташлама мине, җанкисәгем, ятим итмә балаларыңны…”
Ул үксеп – үксеп еларга, шашынып хатынының үле гәүдәсен “дер” селкергә тотынды.
Ни хәл итәсең: үлгән артыннан үлеп булмый, бүгенге көн белән яшәргә, Гөлүсәдән 6 яшьлек булып – Динараны, 8 яшьлек – Дамираны, 10 яшьлек булып калган Динарны карыйсы, Кеше итәсе бар. Зурлап,бөтен авыл белән күмделәр. Кечкенә өч сабыйга әниләрен югалту бик авыр булды. Ә иң читене Дамирга иде: 10 ел терәк булып яшәгән ярты җаны – йөрәк парәсе инде юк. Менә шушы хәлләрне исенә төшергән саен күңеле ярларыннан ташыган дәрья кебек шаулый, йөрәге телгәләнә, күзләреннән чишмә булып эчкерсез, саф күз яшьләре ага иде. Дамирның күпереп торган кара чәчләрен агарган киселмәгән чәчләр алыштырды, ә мәңге кырынып, чиста йөргән битен сакал – мыек басты. Хатыны үлгәненәаз гына вакыт үтсә дә, әти кешегә ул чирек гасыр узган кебек тоелды, авыр иде аңа тормыш йөген берүзе тартырга. “Эх, Гөлүсәм. Нигә мине ялгыз калдырып киттең? Нигә бер гөнаһсыз балаларыңны ятим иттең? Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшне мин берүзем ничек башкарыйм? Әллә синең арттан китәсе – үләсе инде? Ә.. юк, сабыйларым хакына мин яшәргә тиеш”, — менә шулай фикер йөртә торгач, әти кеше йоклап киткәнен сизми дә калды.
…Иртән уянып киткәндә, сәгать дүртне суга иде инде. Ул ашыга – ашыга торды, юынды һәм тиз генә аш салып җибәрде. Хуҗалыктагы бар эшне бетергәч, балалары яткан бүлмәгә керде,аларны уятып, өстәл әзерләде. Ашап – эчеп алгач, басуга җыена башладылар: ашка умач салып өлгертте, катыклы су ясады, күп итеп кара ипи кисеп тыкты; тышта чалгы – тырмаларны әзерләгәч, җыенып, басуга – печәнгә киттеләр.
…Төшке аш вакыты җиткәнен Дамир сизми дә калды. Кечкенә Динарасы: “Әти, әтием, карыным ачты”, — димәсә, әле ялга туктарга исәбе юк иде бугай әле аның.
Өстәл япты. Балалары тезелешеп аның янына утырдылар. “Кара, басуда тамактан аш та үтә икән ич, вакытның да узганы сизелми,” – дип уйлады ул. Һәм тыныч кына ашый башладылар. Ашап туйгач, балаларына карап, уйга бирелде: ”Әгәр әниегез исән булса, без болай яшәмәс идек. Сез дә уйнап йөрисе урында, эшләп – алҗып йөремәс идегез. Бөтен балачагыгыз эш белән уза шул сезнең, балакайларым. Әмма нишлим соң?! Ялгыз башыма гына авыр бит…”
…Дамир бу адымга баруына әле үзе дә ышанып бетә алмый иде. Печәннән кайтканның икенче көнендә машинасын кабызып, аргы урамда “сазаган кыз” кушаматын алган Сафураны үзенә хатын итеп алып кайтты. Сафураның авылда ашарга пешерә белмәве, чисталыкны сөймәве, эш рәте белмәве һәм каты бәгырьле булуы белән яман аты чыккан булса да, Дамир аның 3 нарасыйның күзенә карап, яши – яши төзәлүенә өметләнде.
Өйгә керүгә, балаларына: “Бу – Сафура апагыз, хәзер сезнең әниегез булыр,”- диде. Сабыйларның әүвәл күзләре шакмак булды, алар ни булганын аңышмыйча да калдылар. Ә аңышкач, ярсып – ярсып елап, өйдән чыгып йөгерделәр.
Кич булды. Караңгы төште. Ә балалар һаман юк әле. Дамир ишек төбенә чыгып утырды. Күршесеннән гомердә тартмаган тәмәкене алып чыгып, көйрәтеп җибәрде. 10-15 минут утырып тынычлангач, Сафурага дәште: “Яле, хатын, балаларны эзлик. Инде соң, йокларга да вакыт җитте. Ә алар һаман юк.” Дамирның борчылуына Сафура әллә ни игътибар итмәде, тыныч кына җавап бирде: “Минем ияртеп килгән балам юк. Алар синекеләр. Шулай булгач, син эзлә. Һәм кырт кына борылып, кереп тә китте. Аның артыннан ишекнең каты ябылуы гына ишетелеп калды. Тышта тынлык урнашты. “Чү! Нинди аваз бу? Кайдадыр салмак кына мышык – мышык елаган сабый авазы ишетелә түгелме соң?”
…Балаларны абзар түбәсеннән алып төшеп, өйгә кергәндә, сәгать инде төнге 11 не суга иде. Ә Динар һаман да юк. Кая булыр ул? Ул йоклап яткан Сафураны уятты. Балаларны ашатып, юындырып, йокларга яткырырга кушты. Ә үзе олы улы Динарны эзләп чыгып китте. Урамның әле бер башына, әле икенче башына чапты, су буйларын айкады, улы беркайда да юк иде.
Урам тыныч. Бары ара – тирә генә этләр өргәләп куя. Йөри торгач, ул зиарат янына килеп чыкты. Шунда гына Дамир улын әнисе кабере янында күрде. Динар әнисенең салкын каберенә башын салып йоклап киткән, йокы аралаш үксеп – үксеп ала. Дамир улын уятмыйча гына, күтәреп, өенә алып кайтты.
Ә кайтса…үз күзләренә үзе ышанмады.Нинди вәхшилек бу?!
Дамир, үз – үзен белештермичә, Сафураны якасыннан алып, тышка – баскыч төбенә алып чыкты һәм, типкәли – типкәли кыйнады. Ә аннары, өенә кереп, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртты. Тиз арада килеп җиткән табиблар кан эчендә яткан Сафураны, 6 яшьлек аңсыз ятучы Динараны һәм шок хәлендә калган, куркуыннан дер – дер калтыраучы Дамираны шифаханәгә алып та киттеләр. Дамир өйдә улы Динар белән генә калды. Тынычландыргач, улын ашатып – эчертеп, йокларга салды.
Аннан соң гына телефонны алып, милициягә хәбәр итте.
Ә эш болай була: Сафурага Дамирның йокысыннан уятуы ошамый, авыз эченнән генә мыгырданып, өстәл әзерли башлый. Моңа тыныч кына карап тора алмаган 6 яшьлек Динара, ярага тоз сипкәндәй: ”Ә безнең әни ягымлы иде”, — дия. Сафурага бу, әлбәттә, ошамый. Кызны каеш белән ачуы басылганчы кыйный, ә 8 яшьлек Дамираны почмакка бастыра. Динара кыйналып беткән, бөтен җире кара янган, күгәрмәгән җире юк;ә үзе аңсыз ята, ә Дамира беренче тапкыр мондый кансызлыкны күреп телсез калган, шок алган иде.
Дамир милициягә эшнең ничек булуы турында бәйнә — бәйнә сөйләп бирә: “Нәрсә генә әйтсәгез дә, нинди генә җәза бирсәгез дә, мин риза. Бары мине шул хатыннан аралагыз гына. Һәм сабыйларымны гына җәберләмәсеннәр. Балаларым хакына мин ул хатынга кул күтәрдем. Ходай шаһит: 10 ел яшәп, Гөлүсәгә тырнак белән дә чиертмәдем…”
…Суд узып та китте. Дамирны, үзе килеп сөйләгәне, эшеннән биргән яхшы характеристикасы, Сафураның сәламәтлегенә зур зыян килмәвен һәм 3 баланың ятим калуын исәпкә алып, 1 елга, шартлы рәвештә, ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Дамир, автобустан төшеп калгач, сөенеченнән йөгерә — йөгерә, өенә кайтты. 2 кызы да шифаханәдән чыккан, әтисе югында бөтен эш — улы җилкәсендә һәм күршеләре дә һәрчак ярдәм итеп торганнар.
Дамир, балаларын алдына утыртып сөйде. Һәм үз – үзенә төпле фикер әйтте: “Беркайчан да өйгә бүтән хатын алып кайтмам. Мин, сабыйларым өчен, әти дә, әни дә булырмын.”
Әтисе алып кайткан күчтәнәчләр белән өстәл яптылар. Барысы да чәй эчәргә утырдылар.
Яңа тормыш башланды…